"Миндә һәрвакыт “Гүзәл беренче булсын!” принцибы. Мин Казанга килгәндә үк, Гүзәл танылып килгән җырчы иде: радио-телевидениеда аның җырларын уйната иделәр. Аның халыкка танылуы, тагы да популяррак булуы – минем хыялларымның берсе иде.
Мин үземне күбрәк театр белән идарә итүгә, оештыру эшләренә багышлыйм. Гаилә булгач, безнең эшебез – уртак йөк. Билгеле, икебез дә берьюлы берничек тә лидер була алмыйбыз. Мин моны әллә кайчан аңладым һәм бу әйбергә тыныч карыйм. Гүзәлем өчен сөенәм", - дигән ул.
Ничек? Ирләрчә бит?