+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кино төшерүчеләр конкурсы старт алды

Бүген, 19 июльдә, республика Башлыгы грантлары фонды 2024 елда кинематография өлкәсендәге проектларга ярдәм итү буенча грантлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлады.  

Кино төшерүчеләр конкурсы старт алды
Кино төшерүчеләр конкурсы старт алды

Быел әлеге конкурсның үзенчәлеге булып коммерция карамагында булмаган оешмалар өчен дәүләт теркәве срокларының 1 елдан 6 айга кадәр кыскаруы, шулай ук «Яшь Башкортстан» дигән яңа тематика тора, аның проектлары республика яшьләренә багышлана, алар үзләренә очрый торган проблемаларны, бурычларны һәм сынауларны ача.

– 2023 елда кинематография өлкәсендәге проектларга ярдәм итү конкурсында төрле кино жанрлары җиңде. Шуның аркасында тиздән экраннарда без фәнни-популяр һәм хәрби-патриотик фильмнар һәм анимацион мультфильм күрәчәкбез. Шунысы мөһим, быел яңа гына эшли башлаган кинематографистлар кыска метражлы фильмнар төшерү категориясендә үз көчләрен сынап карый алачак. Республика Башлыгы грантлары конкурсы нәтиҗәләре буенча Башкортстан кинематографларының яңа исемнәрен ишетер дип өметләнәбез, – дип сөйләде конкурс үзенчәлекләре турында Фондның генеральный директоры Люция Сәйфуллина.

Конкурсның гомум бюджеты 50 миллион сум тәшкил итә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: