+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иң көчлеләр, иң осталар көч сынашты

Шульган-FEST III төбәк этнофестивале кысаларында узган традицион башкорт уеннарында 3000 кеше катнашты.

Иң көчлеләр, иң осталар көч сынашты
Иң көчлеләр, иң осталар көч сынашты

Бу чарада кешеләр осталык дәресләрендә, ярминкәдә, үрнәкле хореография ансамбльләре һәм фольклор коллективлары катнашлыгындагы концертта, экскурсияләрдә булды.

Комплексның икенче еллыгына багышланган Этнофестиваль 20 июльдә «Шүлгән-Таш» тарихи-мәдәни музей комплексы базасында узды. Фестивальдә Башкортстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән, Екатеринбургтан, Мәскәүдән, Норильскидан, Нижневартовскидан, Чиләбедән, Ырынбурдан, Кировтан, Пермьнән, шулай ук Һиндстаннан һәм Испаниядән кунаклар катнашты.

Фестивальгә «Шүлгән-Таш» кубогына традицион җәядән ату турниры старт бирде, анда Учалы, Баймак, Уфа, Әбҗәлил, Зилаер, Белорет, Бөрҗән, Бишбүләк, Иглин, Ишембай районнары, Уфа, Сибай, Дәүләкән шәһәрләре һәм Татарстан укчылары катнашты. Укчылар традицион милли киемдә көне буе ярышты, ә фестиваль кунаклары җәядән ук ату буенча осталык дәресләрендә катнаша алды.

Турнирда катнашучылар арасында призлы 20 урын (ирләр һәм хатын-кызлар арасында 7шәр, 5 команда һәм 1 абсолют җиңүче) уйнатылды.
Тулырак: https://vk.com/wall-211623934_1435


Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: