+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Моңнар кайтты авылга...

Рамил Чурагул якташларына матур бәйрәм бүләк итте.

Моңнар кайтты авылга...
Моңнар кайтты авылга...
Шагыйрь-җырчы, меңнән артык популяр җырлар авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кырмыскалы һәм Архангель районнарының шәрәфле шәхесе Рамил Чурагул күптән түгел үзенең туып-үскән авылына концерт белән кайтты. Кырмыскалы районының Иске Акташ авылында Рамил Мотаһар улын һәм аның белән килгән “Ләйсән” ансамбе әгъзаларын зур кунакчыллык күрсәтеп каршы алдылар.

Һәр авылның, зурмы ул, кечкенәме, үрнәк булырлык, ихтирам һәм хөрмәт казанган кеше­ләре була. Иске Акташ авылыннан чыккан шундый шәхес­ләрнең берсе — Рамил Чурагулов. Булачак шагыйрьнең балачагы һәм үсмер еллары Иске Акташ авылында яшәүче нәнәсе янында үтә. Аның әкиятләрен, риваять һәм дас­таннарын тыңлап үсә ул. Башлангыч белемне дә шушы авылда ала. Аннары күрше Иске Шәрәй сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм Уфа автотранспорт техникумына укырга керә, инженер һәм өлкән инженер булып “Башавторемонт”, “Башавтотранс” кебек эре производство берләш­мә­ләрендә хез­мәт сала. 1991 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый һәм алдагы хезмәт биографиясе киңкүләм мәгълү­мат чаралары белән бәйле була: “Тулпар”, “Аманат” журнал­ла­рында, “Өмет”, “Азатлык нуры”, “Атна” гәзитләрен­дә эшли. 2004 елдан башлап — “Чурагул” нәшрият йорты генеральный директоры. Сәнгатькә керткән өлеше өчен Рамил Чурагулов бик күп премияләргә һәм югары бүләкләргә ия булган. Ә туган авылындагы урамга аның исеме бирелгән.
 
Авыл буйлап сәфәр нәкъ шул урамнан башланды да инде. Биредә ул үскән йорт әле дә бар. Аннары Агыйдел ярында тукталдылар. Аннан тирә-якка күркәм күренеш ачыла: тау башыннан бормаланып аккан Агыйдел елгасын, ак ташлы биек тауларны күзәтергә мөмкин. Әйткәндәй, Рамил Мотаһар улы авылына кайткан саен "тау башы"на килми калмый.
 
Узган елда гына үзенең ишек­ләрен ачкан мәчет тә кунакларны ихлас каршы алды. Рамил Мотаһар улы бирегә изге Коръән китабы белән керде һәм аны Аллаһ йортына бүләк итте. Авылның имам-хатыйбы Вәлиҗан хәзрәт Гәрәев башкарылган һәм башкарыласы эшләр, изге чараларда актив катнашучылар турында сөйләде. Коръән сүрәләрен тың­лаганнан соң, бергәләшеп ил-дөньяларның имин булуын, махсус хәрби операция тиз арада тәмам­ланып, ир-егетләрнең исән-имин, җиңү белән туган якларына кайтуын теләп дога кылдылар.

Чараның икенче өлеше мәдә­ният учагында – шулай ук, башлыча, авыл халкы көче белән төзекләндерелгән клубта барды. Капка төбеннән үк кунакларны Наилә Фәхретдинова җитәкче­легендә дистә елга якын уңышлы эшләп килүче “Яшьлегем моңнары” үзешчән татар вокал ансамбле әгъзалары “Моңнар кайтсын авылга” җыры белән каршы алды. Ә клуб эченә үтү белән барысы да чын-чынлап моң дәрьясына чумды. Концерт җыр-биюләр, тәбрикләү сүзләре, җылы хатирәләр белән үрелеп барды.

Клуб булып киткәнче бу бина дистә еллар дәвамында башлангыч мәктәп буларак халыкка хезмәт итте. Рамил Мотаһар улы да монда укыган чорын, тәүге укытучыларын, сыйныфташларын искә алды. Киләчәктә ул беренче укытучыларына багышланган җыр язып, биредә клип төшерү нияте белән януы хакында әйтте. Кайбер сыйныфташлары белән аның мәктәпне тәмамлаганнан бирле очрашканы булмаган. Ә бу көнне алар туган авыл клубында күреш­теләр, аралаштылар, үткән­нәргә әйләнеп кайттылар.
Күренекле якташлары белән очрашуга авыл халкы зал тутырып килде, хәтта күрше авыллардан килүчеләр дә бар иде. Алып баручылар Наилә Фәхретдинова һәм Баязит Гыйззәтуллин концерт программасын башлап, күренекле якташларының биографиясенә тукталдылар һәм таланты авылдашлары белән олысы да, кечесе дә горурланып яшәвен әйттеләр. Кунакларны Рамил Чурагул сүзләренә язылган җырлар белән авылның йөзек кашы булган “Яшьлегем моңнары” үзешчән татар вокаль ансамбле сәламләде. Авылны саклаган, җыр-моңны юлдаш итеп яшәгән өчен аның һәрбер әгъза­сына, чиксез рәхмәтләрен җит­кереп, Рамил Мотаһар улы үзенең китапларын бүләк итте.

Аннары сүзне кунаклар алды. Ләйсән Авзалетдинова җитәкчеле­гендәге “Ләйсән” ансамбленең моңлы күчтә­нәчлә­ре тамаша­чы­ларның күңеленә хуш килде. Рамил Мотаһар улы да балачак хатирә­ләренә бирелде, укыган елларын искә алды, иҗаты турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты һәм, әлбәттә, үзе язган җырларны җырлап ишеттерде. Кунакларның чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде.

Әйе, Рамил Мотаһар улы авылдашлары белән даими элемтәдә тора. Ләкин туган яклар сагындыра, кайтып күрүгә, авылдашлар белән күзгә-күз очрашып аралашуга җитәме соң?! Бу көнне узган җылы очрашу ике як өчен дә бик файдалы булды: күренекле шагыйрь туган авылында булып, тагын да илһам­ланып иҗат итү өчен көч-дәрт алып китсә, авылдашлары да күптән көтелгән очрашудан ка­нәгать булып, ихлас күңелдән рәхмәтләрен белдереп, мондый чараларның кабатланып торуын теләп таралышты.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: