+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Йолдызлы юл”ның йолдызлы юлы

Уфа балалар филармониясендә әлеге бию студиясенең отчет концерты зур бәйрәмгә әверелде.

“Йолдызлы юл”ның йолдызлы юлы
“Йолдызлы юл”ның йолдызлы юлы
Бию – ул үзенә башка бер сәнгать дөньясы. Үз-үзеңне күрсәтү hәм хис-тойгыларны тапшыру сәнгате. Биюче хәрәкәтне генә күрсәтми, ул тамашачыга бер сүз дә ишеттермичә тарихны аңлатып сөйли. Бию аша теләсә нинди хис-тойгыларны күрсәтеп, халыкны уйланырга мәҗбүр итә торган тирән мәгънә бирергә мөмкин.

Бөтенрусия һәм Халыкара конкурслар җиңүчесе, “Алтын Урал” премиясе лауреаты, хореограф Лилия Мөхәммәдиева җитәкчелегендәге “Йолдызлы юл” бию студиясе — Уфа шәһәрендә уңышлы эшләүче һәм республика данын төрле бәйгеләрдә лаеклы яклап чыгыш ясаучы коллективларның берсе. Яшь биючеләрнең осталыгы беркемне дә битараф калдырмый.
“Йолдызлы юл”ның репертуары да күптөрле: халык, эстрада биюләрен башкаралар, аларның һәрберсе эчтәлекле һәм тамашачыга бай мәгълүмат җиткерә. Студия репертуарында 40тан артык уңышлы постановка бар. Бу аларга башкалабызда узган чараларда гына түгел, республикабызның төрле районнарында оештырылган милли бәйрәмнәрдә дә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Иң чагу номерлары белән Бөтенрусия һәм Халыкара конкурслардан лауреат исеменә лаек булып кайталар. Шулай ук, студиядә тәрбияләнүчеләр республикабызның билгеле артистлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясый, аларның номерларын үзләренең биюләре белән баета һәм бизи. Студиянең өлкән составы – волонтерлар, алар хәйрия акцияләрендә дә еш чыгыш ясый.

Бүген оста җитәкченең канаты астында бию серләренә 80 бала өйрәнә. Шуларның 56сы төрле сәхнәләрдә чыгыш ясый. Студиягә балалар ике яшьтән кабул ителә. Җитәкче Лилия Илдус кызы менә шул яшьтән аларның сәләтен күреп, аны үстерү юнәлешендә зур көч сала, бию сәнгатенә сөю тәрбияли, гомумән, башкарган эшне яратырга өйрәтә.
Тамашачылар да, тәрбияләнүчеләр дә педагогның һәр яңа хореографик куелышын алкышлар белән каршы ала. Коллектив үз Ватанының мәдәниятен пропагандалый, төрле халык биюләре аша күпмилләтле Башкортстаныбыз һәм Русиядә милләтара татулык, бердәмлекне чагылдыра, гомумән, һәр номерның үзәгендә үз халкыңны, үз илеңне сөю чагылыш таба.

Һөнәри осталык һәм төгәл башкару, кабатланмас стиль һәм күзнең явын алырлык матур костюмнар һәм ихласлык “Йолдызлы юл” бию студиясендә шөгыльләнүчеләрне аерып тора.
“Дөнья балалар күзлегеннән” дигән отчет концерты да зур бәйрәмгә әверелде. Әлбәттә, Балалар филармониясенең тамаша залында утыручыларның күп өлеше “Йолдызлы юл” студиясендә шөгыльләнүчеләрнең әти-әниләре, нәнәй-картәтиләре иде. Алар балаларының уңышларына сөенеп утырды. Лилия Илдус кызы билгеләвенчә, ата-аналар барлык яклап та ярдәм күрсәтә, эшчәнлекнең уңышлы баруы, тәү чиратта, шуңа бәйле, ди ул. Бердәм хезмәтнең татлы җимешен әлеге концертны караучылар рәхәтләнеп татый алды.
Әлеге зур чараны оештыруга “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасы, “Твой дом” социаль ярдәм күрсәтү үзәге дә булышлык күрсәтте. Концертта Башкортстанның атказанган артисты Гөлсинә Мөхәммәдиева, Бөтенрусия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, Уфа шәһәре мәдәният сарае солисты Радмир Хәсәнов, җырчы Вадим Галимов, “Моторлар төзүчеләр” мәдәният сарае каршында Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Нәбиуллин һәм Гүзәл Мостафина җитәкчелегендәге иҗат коллективы, “Бәйрәм” биюләре халык ансамбле, Уфа шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм тәрбияләнүчеләре катнашты.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов, әлеге чарада чыгыш ясап, бию студиясе җитәкчесенә, ата-аналарга һәм балаларга рәхмәтләрен җиткерде. Чөнки сабыйлар биредә вакытларын зур файда белән үткәрә, сәләтләрен үстерә, мәдәниятебез белән таныша, коллективта эшләргә, бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә өйрәнә, дип ассызыклады ул. Үз көче белән шундый студия оештырып, балаларда бию сәнгатенә сөю тәрбияләүче оста җитәкче Лилия Мөхәммәдиевага республикабызның мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен – Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачевның, ә әлеге концертны оештыруга ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә Башкортстан татарлары конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.
“Твой дом” үзәге җитәкчесе Венера Миңнебаева да коллектив белән ихлас соклануын белдерде.
— Сез чыгыш ясамаган бер генә район да калмагандыр. Бай мәдәниятебезне биюләрегез аша күрсәтүегез өчен зур рәхмәт. Сезнең костюмнарга игътибар итми мөмкин түгел, алар бервакытта да кабатланмый, искиткеч матур, — дип, Венера Галибай кызы үз оешмасы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Ата-аналар да, сәхнәгә чыгып, Лилия Илдус кызына чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
— Безнең балалар өчен Сез биюгә өйрәтүче укытучы гына түгел, дус та, киңәшче дә, нәсыйхәтче дә. Балаларыбыз янында шундый актив тормыш позицияле, аларны ихлас яратучы, тырыш, кешелекле, үз үрнәгендә уңышларга ирешергә өйрәтүче кеше булуына сөенеп бетә алмыйбыз, — диде ата-аналар һәм, киләчәктә дә шулай кулга-кул тотынышып, балаларның сәләтләрен үстерү юнәлешендә бергә эшләргә насыйп булсын дигән теләкләрен җиткерде.
Лилия Илдус кызы да әлеге концертка әзерлек чикләрендә туган уй-хисләре белән уртаклашты һәм зур эштә ярдәм итүчеләрнең һәрберсенә рәхмәтләрен җиткерде. Әйе, мондый зур эшне бердәм көч белән генә башкарырга мөмкин. Ә концерт, чынлап та, бик күркәм килеп чыкты, балаларның чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Музыка, хәрәкәтләр, бию аша алар үзләренең дөньяны ничек күрүен, уй-кичерешләрен түкми-чәчми, аңлаешлы һәм бик оста итеп җиткерә алды.

Концерт башланып, кечкенә йолдызчыклар сәхнәгә килеп чыгу белән, тамаша залы тын калды һәм һәр чыгышны көчле алкышлар белән озатты. Тамашачы һәр номерны күңеле аша үткәрде, андагы вакыйгаларга чумып, шул дулкында тибрәнде.
Концертның репертуары исә балаларның теләге буенча сайланган – мультфильм һәм әкият персонажлары да булды, өлкәнрәк төркемнәрдә шөгыльләнүчеләр авыррак алымнар белән эш итте. Һәрберсе үзенә йөкләнгән рольне бик оста итеп, барлык күңелен салып башкарды.

Кыскасы, “бию бәйрәме” республикабызның күпкырлы тормышын гәүдәләндерде. Бию теле белән яшь талантлар безнең төбәкнең төрле милләт вәкилләренең генә түгел, ә дөнья халыкларының да мәдәниятен чагылдырды. Әле генә тамашачыларны эссе җәйнең печән болыннарына, ак каенар үскән урманга алып китәләр, әле генә авар кызлары залны Дагстанга күчерә, татар кызларының биюендәге тыпырдаулар тамашачыларның йөрәк тибеше белән аһәңдәш сыман иде. Үзбәк биюләре дә репертуарда зур урын алып тора, чөнки җитәкченең балачагы Үзбәкстанда үткән, ул аның мәдәнияте белән яхшы таныш. Әйткәндәй, тәрбияләнүчеләре дә дәртле үзбәк биюләрен зур теләк белән өйрәнә. Бер сүз белән әйткәндә, “Йолдызлы юл” бию студиясе тәрбияләнүчеләренең төрле милләтләр хореографиясе дөнья халыкларын тынычлыкка чакыра һәм моңа ышанырга мәҗбүр итә.

Шунысын да әйтеп үтәсем килә: Лилия Мөхәммәдиеваның кызы һәм улы да — әлеге студия әгъзалары. Ике дистә ел гомерен бию сәнгате белән бәйләгән Лилия Илдус кызы балаларының сәләтләрен үстерүгә дә зур игътибар бүлә. Шулай, Ясминә бию белән шөгыльләнүдән тыш, моңлы тавышка да ия. Бүген 14 яшьлек кыз — бик күп Бөтенрусия һәм Халыкара конкурслар лауреаты. Әлеге концертны да ул үзенең моңлы җырлары белән бизәде.

Отчет концерты – ул үзенә күрә башкарылган эшкә йомгак ясау, иҗади казанышлар күрсәткече, шул ук вакытта нинди зур бәйрәм килеп чыкты! Әлегә кызлар һәм малайларның җәйге каникуллары, ләкин “Йолдызлы юл” төбәк халкының көндәлек тормышын яктырту, төрле дәрәҗәдәге чараларга матур колорит һәм буяулар өстәү өчен үзенең йолдызлы юлы буенча сәфәрен һәм безнең күктә януларын дәвам итә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: