+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Кеше талап җыйган акчага бит ул..."

Илсөя Бәдретдинова янә тәнкыйть утына эләккән.

"Кеше талап җыйган акчага бит ул..."
"Кеше талап җыйган акчага бит ул..."
Җырчы килгән хатларны бик еш кына «подписчик»ларына да күрсәтә. Чираттагысында аны «кеше талап җыйган акчага күңел ачып йөрү»дә гаепләгәннәр.

«Бер хатын язган әле миңа. «Син, берни эшләмичә, ничек көннәреңне үткәрәсең ул? Ресторан, кибет, матурлык салоны и все… Кеше талап җыйган акчага бит әле ул», – дигән.

Казан шундый матур һәм зур. Мин теләге булган һәркемне, берни эшләмичә, Казанда яшәргә чакырам», – дип таныштырган хатның эчтәлеге белән Илсөя.

Елына 200ләп концерт куючы Илсөя турында «берни эшләми» дип язган ханымның сүзләре җырчының язылучыларын да көлдергән.

«Берәр көн ияртеп йөреп карыйсызмы әллә? Эчәгесе чыксын «бушка ашап»;

«Әй, эшләре юк та инде»;

«Яптым басу капкасын, киләм Казанга. Аны иртәрәк әйтеп булмый идемени соң, ә?» - дип көлгән дуслары.

Чыганак: Интертат

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: