+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфа зур кунаклар көтә!

30 һәм 31 август бу җәйнең мәдәни һәм күңел ачу чараларына бай иң чагу көннәре булачак.

Уфа зур кунаклар көтә!
Уфа зур кунаклар көтә!



Масштаблы концерт программалары, фестивальләр, эстрада йолдызлары белән очрашулар, спектакльләр һәм эногастрономия фестивале – Уфа 450 еллыгын киң колач белән билгеләп үтәчәк.

Мөһим вакыйга уңаеннан Уфага иң яхшы тынлы оркестрлар һәм урам театрлары, шулай ук Русия һәм республика эстрадасы йолдызлары киләчәк. Шәһәр халкын һәм башкала кунакларын урындагы предприятиеләрнең һәм һөнәрчелек хезмәтенең казанышларына багышланган мавыктыргыч күргәзмәләр көтә.
Чаралар хакында тулысынча афишадан белеп була.
Юбилей тантаналарына кушылыгыз! Зур вакыйганың бер өлеше булыгыз!

Фото: kulturaufa.ru

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: