+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Чәй куя тор, хәзер керәм, дигән..."

 Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков үзен артык йомшак күңелле кеше, дип атый.

"Чәй куя тор, хәзер керәм, дигән..."
"Чәй куя тор, хәзер керәм, дигән..."
"– Әниегез вафатыннан соң: “Әниемне күтәреп йөртер идем”, - дип әйткән идегез. Аның вафатына ничә ел булды инде?

– Әнине югалтканга 9 ел булды. Аңа 77 яшь иде. Авылыбызда бик матур бәйрәм узды, бөтен туган-тумача җыелды. Әни бәйрәмнәрдә җырлап-биеп тә йөрде. Икенче көнне җиләккә дә бардык. Шул кичне мунча кереп кайтты да, урын өстенә ятты. “Әни, ни булды? Давлениең күтәрелдеме әллә?” – дигән идем. “Юк, балам. Бу андый әйбер түгел”, – диде. Мин бүлмәдән чыгып киттем, ә әни шул вакытта җан биргән. Ураза аенда, җиңел генә китеп барды әнием. Дингә якын кеше иде, намазларын укыды. Урыны оҗмахта булсын. Бу югалтулар бигрәк авыр инде.

Әти дә шулай кинәт кенә китеп барды. Аңа 63 яшь кенә иде. Фермадан кайткан гына булган. Әнигә: “Чәй куя тор, хәзер керәм”, - дигән. Энекәшләр атны су эчертергә алып киткән, кире кайтканда әти инде суламаган. Йөрәгенә массаж да ясап караганнар, булышмаган. Әти үлгәндә мин армиядән кайткан гына идем. Әти-әнине югалту кыен инде. Икесе дә кинәт кенә киткәч, үлемнең гел безнең янәшәдә генә йөргәненә тагын бер кат инандым. Без ятим калдык. Әле әти-әни исән чакта, ничә яшьтә булсаң да, бала булып каласың. Төшенкелеккә бирелмәскә гаиләм, балаларым булышты. Үземне шулай юатырга тырыштым. Әти-әни сагындыра, еллар үткән саен алар турында хатирәләр яңарып тора. Икесенең дә урыны оҗмахта булсын! 

- Күңелем нечкә минем. Берәр күңелгә тия торган җыр ишетсәм дә, елап җибәрә алам. Кайвакыт күзләремә яшьләр җыелганын үзем дә сизми калам. Артык йомшак күңелле кеше инде", 
- дигән ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: