Илсөя Бәдретдинованың төркеме Кукмара якларында туйда булып кайткан. «ИБ банда»сындагы биюче егет Илфат Газиевның туе гөрләп узган.
Җырчы туйда 30 мең сумга шампан шәрабе дә сатып алган. Аны бәби туенда ачарга сүз куешканнар.
Илсөя яшь гаиләгә матур теләкләрен дә җиткерә. «Озак еллардан соң «рәхмәт сиңа, әтисе, бу балаларыбыз өчен», «рәхмәт, әнисе, мине җир йөзендәге бәхетле ир итә алганың өчен» дип әйтергә язсын. Бүгенгедәй яратышып яшәгез. Кунаклар да «бәхетле булсыннар» дип теләп утыралардыр. Мин традиция буенча суыткыч бүләк итәм, Зәлия (кәләш) бәяләр дип уйлыйм, чөнки ул һәрбер йортта иң кирәкле әйберләрнең берсе. Вакытыгыз булганда, барып алырсыз. Бәхет сезгә, балалар!», – ди ул.