Бу хакта «Иптәшләр. Татарлар» Телеграм-каналы хәбәр итә.
«Айгизә кастингка Екатеринбург шәһәренә барган һәм «IOWA» төркеме җырын башкарган. Ләкин жюри җырчыны проектка алмаган. Шуңа да карамастан, Айгизә күңелен төшерми. Ул үзен Уфада узачак кастингта тагын бер тапкыр сынап караячак. Айгизә бүгенге көндә Уфада яшәп иҗат итә», – дип яза канал.
Музыкаль проект "Ну-ка, все вместе" дип атала.
Айгизә – татар, урыс һәм инглиз телләрендә җырлый.