Мәдәният җәмгыятьне һәм дәүләтне үстерү өчен рухи һәм әхлакый нигез булып тора. Республикада соңгы биш елда бу юнәлештә башкарылган эшләрнең иң мөһимнәренә аерым тукталабыз.
Гомумдәүләт проекты – зур эшләргә башлангыч
Илебез Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында соңгы 5 елда республикада да мәдәният өлкәсен үстерү буенча зур эшләр башкарыла. Мисал өчен, 86 объект капиталь ремонтланды һәм 8 яңа мәдәният учреждениесе ачылды. Шундый объектларның берсе – Белорет районының Тирлән авылындагы яңа социаль-мәдәни үзәк.
2018 елда Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбиров үзенең тәүге эш сәфәрләренең берсендә нәкъ шушында килде. Ул чакта халык 1930 елларда төзелгән урындагы мәдәният йортының заман таләпләренә җавап бирмәве турында сөйләгән иде. Радий Хәбиров яңа күпфункцияле мәдәни үзәк төзергә күрсәтмә бирде.
Үзәк 2021 елда төзелә башлап, 2023 елда авыл халкы һәм кунаклары өчен үз ишекләрен ачты. Ачылу тантанасында видеоэлемтә режимында Радий Хәбиров үзе дә катнашты.
Тирләнлеләр һәм Белорет районы өчен бу – чын бәйрәм. Зур, борынгы авылдагы 3,2 мең квадрат метр мәйданлы заманча бинада бүген мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе һәм ике китапханә урнашкан. Беренче катта – күргәзмә зонасы, гардероб, касса, грим һәм костюм бүлмәләре, 300 урынлы тамаша залы, сәхнәдә заманча яктылык һәм тавыш җиһазлары урнаштырылган. Икенче катта 130 урынга исәпләнгән балалар сәнгать мәктәбе, тавыш яздыру студиясе, яктылык һәм тавыш операторлары, киенү бүлмәләре, тренажер залы урнашкан. Бина сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яраклаштырылган.
Мәдәният йорты базасында 19 клуб учреждениесе (театр, бию, вокал, инструменталь) һәм һәвәскәрләр берләшмәләре (декоратив-кулланма сәнгать, сәламәтлек, ял көне, хатын-кызлар клублары) эшли. Фольклор юнәлеше һәм волонтерлык хәрәкәте үсеш алган. Тирлән балалар сәнгать мәктәбендә гармун, аккордеон, фортепиано, скрипка, сынлы сәнгать, синтезатор, гитара сыйныфлары буенча шөгыльләнәләр, эстетик үсеш төркеме бар.
Мәңге онытылмас Фольклориада!
2021 елның 3-10 июлендә Евразия континентының йөрәгендә дөньякүләм мәдәни вакыйга булды – Башкортстан Республикасы фольклор, туризм, кунакчыллык һәм җир йөзендәге төрле халыкларның иҗади аралашу мәйданчыгына әверелде.
Фольклориадада дөньяның 37 иле делегациясе катнашты. Проект 1020 катнашучыны, 70 кәсепчене җыйды. Фольклориада кысаларында Уфада узган әйлән-бәйләндә илләр һәм милләтләр саны буенча ике дөнья рекорды куелды. Дуслык әйлән-бәйләне 57 ил һәм 71 милләт вәкилен җыйды. Анда 2700дән артык кеше катнашты.
“Уфа-Арена”да Фольклориаданы ачу тантанасында 1000 артист катнашты. Ябылу тантанасында “Торатау” Конгресс-холлы каршында дөньяның 19 иле вәкилләре чыгыш ясады, алты истребитель катнашлыгында авиашоу узды. Халыкара форум чараларының 8 көнендә Башкортстанда 100 меңнән артык кеше булды. Уфада төп сәхнәдә, 22 районда һәм шәһәрдә Фольклориада вакытында 28 концерт мәйданчыгында 61 концерт күрсәтелде.
“Евразия йөрәгендә славян базары”
2023 елның июнендә Русия Федерациясе төбәкләренең һәм Беларусь Республикасының X форумы кысаларында “Евразия йөрәгендә славян базары” фестивале үтте. Чарада Русиянең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Белоруссия Республикасы Милли җыелышы рәисе Наталья Кочанова, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
Бәйрәм чарасын Башкортстанның милли халык уен кораллары оркестры чыгышы, Русия һәм Белоруссия халыклары әйлән-бәйләне ачты, ул милли костюмнарда дөньяда иң зур әйлән-бәйлән булды. Рекордны Русиянең рекордлар китабына нигез салучы һәм аның баш мөхәррире Станислав Коненко теркәде. Фестиваль сәхнәсендә ике илнең әйдәп баручы иҗат коллективлары чыгыш ясады.
– Русия һәм Белоруссия мөнәсәбәтләре һәм дуслыгы тарихы озын. Безнең халыкларда – охшаш мәдәният һәм характерлар.
Хәзерге катлаулы вакытта да бергә сынауларны җиңеп чыгачагыбызны төгәл беләм. Бездә барысын да булдырачакбыз. Алга, Русия! Алга, Беларусь! – диде Радий Хәбиров үзенең чыгышында.
Әлеге форум кысаларында, шулай ук, “Дуслык урамы” милли мәдәниятләр фестивале дә узды.
Киноиндустрия – үсештә!
Соңгы елларда республикада киноиндустрия өлкәсенә дә игътибар артты. Бик күп фильмнар дөнья күрде. Уфаның “Муха” студиясендә республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән Әмир Абдразаков исемендәге “Башкортостан” киностудиясе белән берлектә төшерелгән “Төньяк амурлары” мультфильмы да киң популярлык яулады. 1990 елда нигезләнгән “Муха” студиясе Русия компьютер графикасы базарында лидерларның берсе булып тора. Аның продукциясе – фильмнар, реклама роликлары, видеоклиплар, телевизион заставкалар һәм махсус эффектлар – медиатирәлектә да киң популярлык казана. “Төньяк амурлары” тулы метражлы мультфильмы өстендә эш 2020 елда башланып, 2022 ел ахырында тәмамланды.
Радий Хәбиров күп тапкырлар Ватаныбыз халыкларының сугыш батырлыклары елъязмасының героик битләрен ачучы мультфильмны федераль дәрәҗәдә күрсәтү һәм тарату мөһимлеген билгеләп үтте.
Фильмның үзәгендә – ике сугышта: 1788 елгы Русия-Швеция һәм 1812 елгы Ватан сугышларында актив катнашкан башкортлар тарихы. Нәкъ французлар җәя һәм ук белән коралланган башкорт атлыларын “Төньяк амурлары” дип атаган.
Дүрт эпизодтан торган фильмның сценарий авторлары – Олег Батухтин, Рамил Рәхимов һәм Руслан Тәвабилов (ул, шулай ук, фильмның режиссеры да). Куючы-рәссам Алексей Мотавин тарихи материалны балалар өчен аңлаешлы формада тәкъдим итә. Фильмның музыкаль бизәлеше өчен композитор Вероника Мортазина һәм музыкаль директор Илья Тавлияров җаваплы. Музыкаль лейтмотив булып патриотик башкорт халык җыры “Любезники-любизар” тора, ул мультфильм барышындагы хәлгә бәйле рәвештә я сугышчан, я лирик яңгыраш ала.
Әлеге проектка күп кенә танылган кешеләр җәлеп ителгән. Продюсерлар сафына, Артур Абдрахманов һәм Юнир Әминевтан тыш, рәссам-карикатурачы Камил Бузыкаев керә. Шунысы да кызыклы: мультфильмдагы персонажларның тавышын яздыруда төрле һөнәр ияләре һәм дәрәҗәле вазыйфа биләгән шәхесләр катнашкан. Мәсәлән, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Лилия Гомәрова тавышы белән Екатерина II, танылган опера җырчысы Әскар Абдразаков тавышы белән – Александр I, Җансылу образында мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сөйләшсә, популяр комментатор Азамат Моратовның тавышын да ишетеп була. Танылган артистлар, җырчылар Фидан Гафаров, Нәзифә Кадыйрова, Идрис Газиев, Азамат Гафаров, Айдар Галимов, Радик Юлъякшин һәм башкаларны да тавышыннан танырга мөмкин.
Батыр Йомагуҗин, өлкән яшьтәге һәм акыллы Кылычбай, чолыкчылар Ихсан һәм Усман, яшь Габит, сугышчы кыз Агдалиянең батырлыклары турында сөйләүче фильм тамашачыларның күңеленә үтеп керде.
Яшь белгечләргә – яшел юл!
Республикада “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы да уңышлы эшли. Ул республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2021 елда гамәлгә куелды. Әлеге программага ярашлы, мәдәният учреждениеләре белгечләренә бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм күрсәтелә. Бирелгән 500 мең сумны белгеч торак шартларын яхшыртуга тотына ала.
Сайлап алуда катнашучы муниципаль мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, аерым алганда, мәдәни ялны оештыру төрендәге учреждениеләр (район һәм шәһәр мәдәният сарайлары (йортлары), мәдәни үсеш үзәкләре, авыл мәдәният йортлары, музей учреждениеләре, китапханәләр, балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре), бу өлкәдәге эшчәнлекне федераль стандартлар таләпләренә ярашлы гамәлгә ашыра.
Миякә районының балалар сәнгать мәктәбендә шушы программадан файдаланучы яшь белгеч эшли. Алмаз Арсланов субсидия ярдәмендә торак ипотекасының бер өлешен каплаган.
– Мин Кыргыз-Миякәдә туып-үстем. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлагач, туган ягыма кайтып, эшкә урнаштым. “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы эшләвен хәбәр иттеләр һәм мин анда катнашырга булдым. Минем өчен әлеге программа – зур ярдәм булды. Республика Хөкүмәтенә рәхмәтемне җиткерәм. Яшь белгечләрне дәүләт дәрәҗәсендә хәстәрләү бик мөһим, – ди Алмаз Арсланов.
Быел Русия Президенты карары нигезендә “Урындагы мәдәният хезмәткәре” программасы федераль дәрәҗәдә дә старт ала. Бу хакта Премьер-министр Андрей Назаров Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары алдында Хөкүмәтнең узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында чыгышында белдерде.
– “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы илдә иң яхшыларның берсе дип танылды. Ул гамәлгә ашырылган өч елда 120 мәдәният белгече торак шартларын яхшыртты. Бу максатларга 75 миллион сум акча юнәлтелде. Узган елдан субсидия күләме ике тапкыр артып, 1 миллион сумга җитте, – диде Андрей Назаров.
– Башкортстан – авыл мәдәнияте, спорт, мәгариф хезмәткәрләренә ярдәм булган аз санлы төбәкләрнең берсе. Әйтик, инде өченче ел без “Авыл мәдәният хезмәткәре” республика программасын гамәлгә ашырабыз. Шушы елдан түләүләр күләме 1 миллион сумга кадәр артты. Быел аны 30 кеше алды. Бу программаны кече шәһәрләргә дә таратырга тәкъдим итәм. Мәдәният министрлыгыннан бу мәсьәләне эшләүне сорыйм, – диде Радий Хәбиров узган ел ахырында Башкортстан Башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча совет утырышында.
Модельле китапханәләр – заман таләбе
Соңгы биш елда республикада 16 заманча модельле китапханә төзелде. Алар Туймазы, Ишембай, Караидел, Стәрлетамак, Илеш, Чакмагыш һәм башка районнарда барлыкка килде.
Чакмагыш районының Иске Калмаш авылында ачылган китапханә дә “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында яңартылган.
Анда модельле стандартка ярашлы, бирегә килүче һәркемгә, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә дә, гадәти хезмәтләр белән беррәттән, төрле мәгълүмати ярдәм алу мөмкинлеге бар. Китапханәдә, шулай ук, үзаллы белем алырга һәм өстәмә һөнәри әзерлек үтәргә теләгән кешеләргә максатларын тормышка ашыру өчен зур мөмкинлекләр булдырылган.
– Иске Калмаш авылындагы китапханәне модернизацияләү өчен проект кысаларында 7,5 миллион сум акча бүленде, шуның 5 миллион сумы – федераль казнадан. Яңарту эшләре ярты ел эчендә башкарылды. Китапханәнең берничә залы төрле төсләрдән торган бердәм киңлекне хасил итә һәм андагы зоналарны җиңел генә үзгәртү мөмкинлеге бар. Шулай ук, яңа төр мәгълүмати хезмәтләр күрсәтү, очрашулар һәм конференцияләр үткәрү өчен зона, төркемләп эшләү өчен махсус урыннар да бар. Мондый китапханә, әлбәттә, укучыларны җәлеп итә, – ди Иске Калмаш модельле китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе Зөлфия Сәбгыянова.
Китапханәдәге һәр зонаның үз тәгаенләнеше бар. Алар яшел, зәңгәр, кызгылт-сары төсләргә буялган.
“Милли мирас” туган якны өйрәнү музеенда авыл тарихы, халыкның көнкүреш әйберләре белән танышырга, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь һәм журналист Рим Идиятуллинның шәхси әйберләрен күрергә була. Шулай ук, туку станогында келәм тукырга өйрәнергә дә мөмкин.
Иске Калмаш китапханәсендә интерактив җиһазлар да урын алган. Сенсор бүлмәсендә төрле яшьтәге укучыларга, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә рәхәтләнеп ял итү шартлары тудырылган.
Китапханә фонды 5 мең данә китап һәм журналлар белән тулыландырылган. Китап укучыларның сораулары буенча яңа әдәби әсәрләр һәм һөнәри юнәлештәге басмалар кайтарылган. Үзәк биләмәара һәм Иске Калмаш авыл китапханәләре хезмәткәрләре яңа кайтарылган китапларны эшкәртәләр, алар турындагы мәгълүматны автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасында теркиләр.
– Балалар өчен төрле авторларның чагу төсләр белән бизәлгән яңа китаплары кайтты. Кечкенә китап укучыларны 3D, 4D форматларындагы энциклопедияләр аеруча сөендерер, дип уйлыйбыз. Бу басмаларның үзенчәлеге шунда: алар гадәти кәгазьдә басылган кебек күренә, әмма битләренә планшетны якын китергәч, махсус кушымта китаплардагы сурәтләрне “терелтә”. Махсус планшетлар да кайтарылды. Һәр китап матур итеп бизәлгән, алар балалар аңларлык җиңел тел белән язылган һәм күпсанлы кызыклы күнегүләр белән баетылган. Махсус планшет ярдәмендә карап, балалар әлеге китапларда хәрәкәтне генә күреп калмый, сурәтләрнең тавышын да ишетә, – ди Зөлфия Сәбгыянова.
Әйе, заманча китапханә – ул китап бирү урыны гына түгел. Монда төрле чаралар оештырыла. Мәсәлән, Дүртөйле районының Әсән авылы модельле китапханәсе кешенең космоска беренче очуына 60 ел тулуга багышланган “Библиотөн-2021” Бөтенрусия акциясе кысаларында Халыкара космик станция экипажы космонавтлары белән телекүпердә катнашты.
Милли киемдә тарих чагыла
Башкортстанда 2020 елдан алып Милли костюм көне билгеләнә.
Бәйрәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы елга ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында үткәрелә һәм халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә.
Безнең республикада йөздән артык милләт вәкиле яши. Аларның һәркайсының үз тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Милли костюм – ул кием генә түгел, ә халык турында сөйләүче зур тарих та. Ул, милли үзенчәлекнең ачык “индикаторы” буларак, үткәннең мәдәни-рухи мирасын саклап калырга ярдәм итә.
Традицион башкорт киеменә моданы да республика Башлыгы Радий Хәбиров үзе кертте. Аның боерыгы белән рәсми чаралар өчен стильләштерелгән башкорт костюмы расланды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты. Кагыйдәләр дәүләт хезмәткәрләренә, муниципаль түрәләргә, республика дәүләт органнары карамагындагы оешмалар җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә кагыла.
Төбәк Башлыгы ир-егетләр өчен стильләштерелгән эшлекле башкорт костюмының классик вариантын раслады. Моннан тыш, ир-егетләр костюмы камзул, билбау, түбәтәй белән тулыландырылырга мөмкин.
Хатын-кызларның стильләштерелгән эш костюмы эшлекле күлмәк, тыйнак чигүле блузка һәм итек, эшлекле пинжәк яисә жилет, камзул, шулай ук, костюм белән гармонияле классик аяк киемен үз эченә ала. Хатын-кызлар, шулай ук, тыйнак зәркән бизәнү әйберләре һәм бижутерия куллана ала.
Костюмнарны ирекле стиль киемнәре (джинсы, шорты, үтәкүренмәле блузкалар), шундый ук аяк киемнәре (кроссовкалар, шлепанцылар, мокасиннар, босоножкалар, калын табанлы аяк киеме), шулай ук, классик стильгә туры килми торган прическа белән бергә йөртү рөхсәт ителми.
Шушы юнәлештәге эшләрнең тагын берсе – ул башкорт милли костюмы осталарының “Тамга” халыкара конкурсы. Проект традицион милли костюмның уникаль кыйммәтләренә, этник үзенчәлегенә һәм күптөрлелегенә, Башкортстанда заманча мода тенденцияләренә игътибар җәлеп итүгә юнәлтелгән. Конкурсны оештыручылар – Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Милли музее, Бөтендөнья башкортлары корылтае.
Республикада Милли костюм көне уңаеннан төрле чаралар уза.
Мәдәният өлкәсенең тупланган бюджеты:
Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.