+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Ул песи баласы түгел"

Зәмирә Рәҗәпова ире Максим һәм 3 баласы белән Төркиядә ял итә. Ә менә иренең беренче хатыныннан туган улы Тимур алар белән бармаган. 

"Ул песи баласы түгел"
"Ул песи баласы түгел"

Халыкны шушы бик борчыган. 

«Тимурны ялга бер дә алмыйсыз. Әнисе җибәрмиме, сезнең чакырган юкмы?» – дип кызыксына алар.

«Бала – ул песи баласы түгел. Ул – бик зур җаваплылык. Мин дә, Тимурның әнисе дә моның шулай икәнен яхшы аңлыйбыз. Мәсәлән, мин дә үз баламны бер кеше белән дә, беркая да җибәрмәс идем. Аязны да әтисе берничә тапкыр диңгезгә чакырды. Мин каршы килдем. Җитмәсә, чит илгә чыгараммы соң?! Авырып китсә, берәр ЧП килеп чыкса (бассейн, диңгез, агулану, пешү).

Безнең Макс белән бу темага сөйләшкән бар. Ул, Тимурны җибәрмәячәкләр, диде. Аның бездә кунарга да калганы юк, сәяхәткә бару турында сөйләп тә тормыйм инде. Мин аны яхшы аңлыйм, мин дә җибәрмәс идем.

Балалар үсәләр, бәлки, киләчәктә бергәләп ял иткән вакытлар да булыр әле. Әлегә шулай. Мин, гомумән, аларның үзара мөнәсәбәтләренә катышмаска тырышам, ләкин Максның бөтен карарын да хөрмәт итәм.

Әгәр ул безнең белән барса, шат кына булыр идем. Балалар аны бик ярата. Ә Тимур өчен кайгырмагыз, ул ел саен гаиләсе белән диңгездә ял итә. Әнисе һәм якыннары күзәтүендә. Аның барысы да яхшы», – дигән җавап яза Зәмирә «подписчик»ларына.

Ничек? Дөрес җавап бит?

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: