+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
5 август 2024, 12:49

Илсөя Салаватны шатландырган

Вәт, кызык кыйланган кызый!

Илсөя Салаватны шатландырганИлсөя Салаватны шатландырган
Илсөя Салаватны шатландырган

Бу көннәрдә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Камал театрын гөрләтә. Аның сәхнәдәш дуслары да гөрләшә - Зәкиечне берсеннән-берсе үзенчәлекле бүләкләр белән шатландыра.

Әлегә мэтрны шатландыру буенча лидерык - Илсөя Бәдретдиновада. Ул узган ел да аның малларын сөендергән иде. Быел тиеннәренә 5 кг чикләвек бүләк иткән. Шунда Салават тозлап-баллап болай дигән:

«Илсөя – иң тырыш җырчыларның берсе. Мин үземнең студентларыма: «Кемнеңдер астында эшлисегез килмәсә, үз өстегездә эшләгез», – дим. Син, Илсөя, иң тырыш кешеләрнең берсе. Мин сине хөрмәт итәм!

Шулай ук Илсөя үзен-үзе «ясаган» кеше. Мин аның шоуларын карап барам. Без икебез ике стильдәрәк эшлибез. Мин - азрак хатын-кызчарак, Илсөя ирләрчәрәк эшли. Әмма без бер эш эшлибез, җәмәгать. Безнең халык җырсыз, сәнгатьсез яши алмый», – дигән ул.

 Өзми дә куймый да, ИлсөяР дип дәшә генә бит. Зәкиечка закон бармы... 

Фото: видеодан скриншот.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас