Азат Вәлиуллин – “Нур” театрында 2015 елдан бирле эшләүче, шушы вакыт эчендә үзенчәлекле уйнавы белән күпләрне кызыксындырып һәм яраттырып өлгергән, танылу яулаган яшь артист. М. Царев исемендәге премия лауреаты. Аны тамашачы З. Хәкимнең “Тыкрыкта булды бу хәл” спектаклендә – Якуп, М. Кунафинның “Кояшлы якка чык” спектаклендә – Сармат, А. Островскийның “Соң килгән мәхәббәт”ендә – Николай, З. Кадыйрованың “Урланган яшьлек” спектаклендә – Эдуард, Р. Куниның “График буенча мәхәббәт”ендә – Инспектор Траутон, Ш. Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” драмасында – Альфред,
Н. Исәнбәтнең “Һиҗрәт” спектаклендә – Тугыш, А. Хайтның “Әйдәгез, дус булыйк!” әкиятендә Леопольд, О. Кинҗәгуловның “Юл маҗаралары”нда Кызыл һәм башка рольләре аша яхшы белә, ә бүген исә актерның күпләргә ачылып бетмәгән серле эчке дөньясы белән танышабыз.
– Азат, Сезнең тормышыгызда иң зур горурлык нәрсә яки кем?
– Мин үзем...
– Димәк, Сезне тормыштан канәгать, бәхетле кеше дип әйтеп була?
– Нигездә – әйе. Кайчагында моңсуланган чакларым була, әмма ул халәтем мине бәхетсез итәрлек көчкә ия түгел.
– Тормышыгыздагы иң мөһим, хәлиткеч вакыйганы атый аласызмы?
– Минем дөньяга тууым.
– Һәр кешегә нинди өч китап укырга тәкъдим итәр идегез?
– Бу һәркемнең үз сайлавы – аңа нәрсә укырга һәм үзен нәрсә белән тутырырга. Мин бернинди дә киңәш бирмәс идем.
– Тормышыгызда берәр нәрсәне үзгәртергә телисезме?
– Мин теләгән нәрсәләрнең барысын да мөмкин булганча үзгәртә барам.
– Хыяллану – яхшы сыйфатмы?
– Хыяллану – ул киләчәгеңне күзаллау. Яхшымы яки начармы? Ул бары тик бар.
– Сезнең кайчан да булса үз принципларыгызга каршы килә торган берәр нәрсә эшләгәнегез булдымы?
– Яшермим, булгалады.
– Үз адресыгызга тәнкыйтькә ничек карыйсыз?
– Төрлечә. Бу тәнкыйть кемнән килә? Нинди тәнкыйть ул? Тыңлый алам яки игътибарсыз калдыра алам. Ләкин күбесенчә мин тәнкыйть сүзләренә колак салам. Үсеш өчен ниндидер файдалы әйбер булырга мөмкин, дип кабул итәм.
– Тормышыгыздагы иң зур уңышсызлык турында сөйләгез әле?
– Кайсы гына очракны аерып алып “уңышсызлык” дип атарга икән? Бәлки, ул киресенчә минем уңышым булгандыр...
– Сез бер көн дә нәрсәдән башка яши алмыйсыз?
– Кислородтандыр, мөгаен...
– Үзегез кайчан да булса кабул иткән иң авыр карар турында сөйләгез әле.
– Белмим. Төшенкелек халәтендә хәтта иң гади карарлар да авыр кабул ителергә мөмкин. Һәм, киресенчә, иң катлаулы карарлар рух күтәренкелеге кичергән хәлдә җиңел кабул ителергә мөмкин.
– Яраткан ролегез нинди?
– Аерып әйтә алмыйм. Бәлки, иң яратып эшләгән эшем “Питер Пэн” инклюзия спектаклендә Капитан Крюк роле булгандыр. Мин аны ләззәтләнеп эшләдем. Бар нәрсә дә уңайлы булган чак: вакыт, рух. Эш шартлары бик кызыклы булды. Сәләтле режиссер Марат Хәсәновның үзенчәлекле эш алымнары җәлеп итте. Кыскасы, минем бу роль өстендә эшләү турында иң җылы хатирәләрем саклана.
– Сез нәрсәне сайлар идегез: яраткан эшегезне башкарып, шуның өчен аз акча алунымы, әллә күңелегезгә ятмаганны башкарып, шуның белән акча эшләүнеме?
– Яраткан эшеңне башкарып, шуның белән лаеклы акча эшләүне!
– Нинди гамәлләр кылырга Сезгә кыюлык җитмәде?
– Әйтә алмыйм. Бәлки, киресенчә, миңа ниндидер гамәл кылмаска акыл җиткәндер.
– Унбиш елдан тормышыгыз нинди булыр, дип уйлыйсыз?
– Вакыт кына күрсәтер. Технологияләр бик тиз үсешкән чорда биш елдан соң нәрсә булачагын да тәгаен генә әйтеп булмый.
– Нинди гамәлегезгә үкенәсез?
– Бернәрсәгә дә үкенмим. Моның нинди мәгънәсе бар?
– Әгәр Сез өч көннән соң үзегезнең булмаячагыгызны белсәгез, бу көннәрне ничек үткәрер идегез?
– Якынча әлеге кебек үк.
– Тавышыгыз бик үзенчәлекле. Сезгә радиода диктор булып эшләргә, фильмнарны тавышландырырга тәкъдим итмәделәрме?
– Мондый тәкъдимнәр булды һәм булып тора. Буш вакытта хобби сыйфатында шөгыльләнәм.
– Сез нинди гайре табигый сәләткә ия булырга теләр идегез?
– Андый сыйфатларым болай да бар, дип уйлыйм.
– Нинди балачак хыялларыгызны чынбарлыкка әйләндерә алдыгыз?
– Актер булу.
– Кумирыгыз кем?
– Әгәр актерлык планында алганда – Кристиан Бейл. Ә гомум караганда – Илон Маск, Джефф Безос һәм Сократ.
– Сезгә кайчан да булса ясалган иң кызыклы, гадәти булмаган бүләк турында сөйләгез әле.
– Алай ук күп бүләк алганым бар, дип әйтә алмыйм. Мине шәхес буларак һәм минем мәнфәгатьләремне аңлап ясалган бүләкләр кадерле. Әйтик, миңа “Ютуб-канал”дан язылучы бер кеше PlayStation5 бүләк итте.
– Сез балачакта кемгә сокландыгыз?
– Арнольд Шварценеггерга.
– Үзегезнең дә гәүдә төзелешенә, харизмагызга сокланучылар шактый. Гаилә корырга хыялланасызмы?
– Әйе. Бар андый теләк.
– Уңыш – ул бәхетме, әллә үз өстеңдә эшләүме?
– Мин моның нигезе үз өстеңдә эш булган факторлар җыелмасы дип уйлыйм.
– Дөресен сөйләүче кешеләргә ничек карыйсыз?
– Дөреслек нисби, субъектив әйбер. Шулай да, кешеләр ни уйлаганын ихлас сөйләсә, мин аларга максималь хөрмәт белән карыйм.
– Күптән түгел Уфа дәүләт сәнгать институтының махсус курс студентлары белән берлектә У. Шекспирның “Уникенче төн яки теләсә нәрсә” спектаклен чыгаруыгыз турында сөйләгез әле. Бу ничек булды? Нинди кыенлыклар очрады? Ниләр ошады?
– Әлеге курсның укытучысы – минем дә остазым һәм укытучым Таңчулпан Бабичева. Ул миңа бу курс белән актер сыйфатында эшләргә тәкъдим итте. Курс “Нур” театры өчен махсус әзерләнә. Мин, бердән, үземне сынап карарга булсам, икенчедән, тәҗрибә белән уртаклашырга теләдем.
Институтта спектакль кую театрдагы эштән аерыла, чагыштырмача, катлаулырак ул. Театрда спектакль концепциясен режиссер уйлый, идеяне ачыкларга кирәкле материалны билгели һәм цехлар эшкә керешә. Әйтик, декорацияләр әзерләнә, текстны кыскарту яки матурлау белән әдәби бүлек шөгыльләнә. Ә институтта финанслау бераз башкачарак. Ни бар – шуннан спектакльләр ясарга туры килә. Ниндидер әйберләрне мөстәкыйль рәвештә булдырырга тиешсең.
Ошаган якларын билгеләгәндә... Сокландыргыч мадамнар даирәсендә эшләү, дияр идем. Һәм, әлбәттә, Шекспир әсәре өстендә эшләү үзен хөрмәт иткән теләсә кайсы актер өчен дә зур рәхәтлек тойгысы бирә.
– Тамашачыларга нәрсә теләр идегез?
– Бары тик тормыштан ләззәт алырга!
– Әңгәмә өчен зур рәхмәт! Сезгә киләчәктә дә зур иҗади уңышлар телибез. Һәм, әлбәттә инде – тормыштан ләззәт алырга!
Айгөл Юлъякшина әңгәмәләште.