Ул республика башкаласының 450 еллыгына багышланган. Күргәзмәнең авторы - Русия Сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы Екатерина Рождественская.
«Уфага мәхәббәт белән» фотопроекты мәдәни һәм тарихи элемтәләрне ныгыту, Башкортстан мирасына игътибарны җәлеп итү өчен тәкъдим иттелде. Анда Русиянең танылган шәхесләре – эстрада, театр, кино артистлары катнаша. Күргәзмә кунаклары эстрада башкаручысы Лев Лещенко, мәдәният эшлеклеләре Әскар һәм Илдар Абдразаковлар, җырчы Лариса Долина, актер Сергей Безруков, җырчы Николай Басков һәм шоу-бизнесның башка йолдызларының фотопортретларын күрә алачак. Проектта катнашып, фотога төшкән һәркем республика тарихы һәм мәдәнияте турында үз фикерен белдерә.
– Бүген Уфа үзенең 450 еллык юбилеена чираттагы иҗади бүләкне – «Уфага мәхәббәт белән» дип бик җылы аталган искиткеч фотопроектны кабул итә, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. - Фотосурәтләр - искиткеч, якты кешеләр галереясе. Аларның һәркайсы безнең мәдәниятебез һәм көнкүрешебез элементлары белән фотога төшкән. Проектта катнашучыларның барысы да - спортчылар, музыкантлар, сәясәтчеләр һәм башка танылган кешеләр – безнең башкаланың амбассадорлары булып чыгыш ясый, аның нинди искиткеч булуын күрсәтә.
Екатерина Рождественская сөйләгәнчә, танылган кешеләр Башкортстан башкаласының 450 еллыгына багышланган проект өчен фотога төшү тәкъдимен бик теләп кабул иткән.
- Миңа бу проектта катнашырга беркемне дә үгетләргә туры килмәде. Кешеләр безнең Уфа юбилеена фотога төшү үтенечебезгә мәхәббәт һәм ярату белән карады. Бердәм омтылышта без барысын да берничә көн эчендә төшердек, - дип уртаклашты проект авторы.
Шулай ук республиканың Милли музеенда "Уфа – 450. Кешеләр һәм шәһәр" фотокүргәзмәсе эшли. Проект авторлары - танылган фотохәбәрчеләр Вячеслав Стрижевский һәм Рәиф Бадыйков.
Фото: glavarb.ru