“Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы
“Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2021 елда гамәлгә куелды. Программага ярашлы, мәдәният учреждениеләре белгечләренә бер тапкыр 500 мең сум күләмендә акчалата ярдәм бирелә. Бу акчаны белгеч торак шартларын яхшыртуга тотына ала.
– Хәзерге вакытта мәдәният һәм әхлакый кыйммәтләр җәмгыятебезнең төп нигезе булып тора. Хезмәт хакы аз булган авыл мәдәният хезмәткәрләре өчен “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы бик мөһим. Авылда зур булмаган мәдәният йорты директоры бар икән, анда тормыш шулкадәр кайный ки, яше-карты төрле чараларда катнаша. Мәдәният йортлары буенча алга таба да актив эш алып барырга кирәк, алар бездә төрле хәлдә. Әлбәттә, күбрәк ярдәм итәсе килә, без бу программаны башладык, әмма аның максатка ни дәрәҗәдә төгәл ирешүен өйрәнергә кирәк, – диде Радий Хәбиров.
Илеш районында шушы программадан файдаланучы яшь белгеч эшли. Регина Хәйдәрова бу субсидия ярдәмендә торак ипотекасының бер өлешен каплаган.
– Мин Илеш районының Карабаш авылында туып-үстем. Уфа сәнгать училищесын “Русия халыкларының милли уен кораллары” белгечлеге буенча тәмамлагач, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга кердем. Өч ел көндезге бүлектә укыгач, читтән торып укуга күчтем һәм туган ягыма кайтып, эшкә урнаштым. 2021 елда район мәдәният бүлегендә “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы эшләвен хәбәр иттеләр һәм мин анда катнашырга булдым. Минем өчен әлеге программа зур ярдәм булды, чөнки яшь гаиләләргә ул бик кирәк. Республика җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәм. Яшь белгечләрне дәүләт дәрәҗәсендә хәстәрләү бик мөһим. Бүген ирем Рамил белән кызыбыз Амелияне үз фатирыбызда тәрбияли алуыбыз белән бәхетлебез, – ди Регина Хәйдәрова.
Төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек
Гастрольләр халыкара һәм төбәкара мәдәни хезмәттәшлекне үстерүдә төп юнәлешләрнең берсе булып тора.
Башкорт опера һәм балет театры соңгы дүрт ел эчендә генә “Аттила”, “Дон Кихот” һәм “Садко” операларын Русия дәүләт академия зур театрының тарихи сәхнәсенә чыгарды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистларга биргән интервьюсында республика үзенең спектакльләрен Русиянең иң яхшы сәхнәләрендә күрсәтү традициясен дәвам итүне планлаштыра, дип ассызыклады.
– Без башка шәһәрләр һәм төбәкләр халкы белән иҗади казанышларыбызны уртаклашырга телибез. Киләсе елда спектакльләрнең берсен Санкт-Петербургта күрсәтергә килештек, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан – төрле милләтхалыклары һәм мәдәниятләр гөлләмәсе. Ул – безнең Русиянең күрке! Шуңа күрә гореф-гадәтләребез һәм традицияләребез белән уртаклашу бик мөһим. Һәм бу юнәлешне без, һичшиксез, алга этәрәчәкбез, – диде республика Башлыгы.
Башкортстан Республикасы халык уен кораллары милли оркестры Русиянең төп концерт сәхнәләрендә – Кремль сараенда, Д. Д. Шостакович исемендәге Санкт-Петербург филармониясенең зур залында, Мария театрының Концертлар залында һәм башка урыннарда зур уңыш белән чыгыш ясады.
Башкортстан Венгриядә Халыкара театр олимпиадасында Русияне тәкъдим итте. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры спектакле – Русиядән фестиваль программасына кертелгән бердәнбер тамаша. Мондый карар Русия Милли театрлар ассоциациясе советы рәисе, Халыкара театр олимпиадасы комитеты әгъзасы, актер Валерий Фокин ярдәме белән кабул ителде.
– Республикада театр мәдәнияте дәрәҗәсе бик югары, һәм нәкъ менә Башдрамтеатр олимпиадада Русияне тәкъдим итү өчен сайланды, – диде Валерий Фокин республика Башлыгы Радий Хәбировка язган хатында. – Башкортстан коллективының мондый статуслы форумда катнашуы Русия Федерациясе мәдәниятен чит илдә лаеклы тәкъдим итәчәк.
“Джут” – драма, казах чыгышлы Русия драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча эшләнгән, Казахстанда 1930 еллардагы ачлык тарихы турында сөйли.
Спектакльнең премьерасы 2015 елның 16 октябрендә булды. Ә инде “Джут” узган ел Венгрия тамашачысына күрсәтелде, ул башкорт телендә уйналды, текстның урыс һәм венгр телләренә тәрҗемәсе залга махсус панельдә трансляцияләнде. Венгрия тамашачылары спектакльне җылы кабул итте һәм артистларны озак алкышлады.
Спектакльдән соң матбугат конференциясе булды, анда “Джут” спектакле турында фикер алыштылар, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры тарихы, республиканың мәдәнияте һәм сәнгате турында сөйләделәр. Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев конференциядә катнашучыларга башкорт халкы белән венгрларның (мадьярлар) тамырлары уртак булуы турында сөйләде. Башкортстанның атказанган артисты Фәнис Рәхмәтов курайда “Урал” башкорт халык көен уйнады.
Курчак театры – бәхетле балачак
Яңа ел бәйрәме алдыннан, 23 декабрьдә, Уфада “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында колачлы реконструкциядән соң Башкорт дәүләт курчак театры ишекләрен ачты. Учреждениене модернизацияләүгә ике ел элек керештеләр, барлыгы 1,38 миллиард сум бүленде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров театрның ачкычын әкият персонажына – Уфа символы сусарга тапшырды. Төбәк җитәкчесе яңартылган театрны карады, балалар һәм яшьләр өчен спектакльләр куюны оештыру, мәдәни-киңкүләм чаралар үткәрү буенча учреждениенең яңа мөмкинлекләре белән танышты.
Төп зал хәзер биек түшәмдә эленеп торучы зур люстра белән бизәлгән. Театр директоры Альберт Имаметдинов сүзләренчә, ул “курчак йөртүченең кулы” дип атала. Зур залда 300 урынга өч дәрәҗәдә уникаль сәхнә урнаштырылган. Бу театр труппасының спектакльләрне оештыру мөмкинлекләрен киңәйтә. Спектакльләрдә курчаклар төрле биеклектә була ала, бу тамашаны киңрәк һәм тамашачылар өчен кызыклырак итәчәк. Беренче катта 135 урынга исәпләнгән Кече зал һәм Александр Пушкин әкиятләре стилендә бизәлгән “Алтын балык” кафесы бар. Икенче катта курчак музее һәм интерактив уен бүлмәсе эшли. Яңартылган театрның түбәсендә Җир шары моделе урнаштырылган, ул тәүлекнең караңгы вакытында әйләнеп тора. Бинаның фасады да яктыртыла, анда киштәләрдә зур курчаклар урнаштырылган. Төсле витражлар һәм дизайнер карарлары театрны, чыннан да, Башкортстан башкаласының визит карточкасына әйләндерде.
Реконструкциядән соң театр бинасының гомум мәйданы 2,5 мең квадрат метрдан 6,4 мең квадрат метрга кадәр артты. Театр директоры сүзләренчә, күбрәк чаралар оештыру өчен коллективны 90 кешедән 160 кешегә кадәр арттырырга планлаштыралар.
“Кадерле дуслар, кадерле балаларыбыз, беренче чиратта, хөрмәтле ата-аналар, хөрмәтле актерларыбыз, кадерле кунаклар! Бүген без Яңа ел һәм юбилей елы алдыннан Уфага, балаларыбызга бик җылы, яхшы бүләк ясыйбыз – тылсымлы әкият дөньясын ачабыз. Бүген сезгә яхшы, якты, җылы булсын өчен тырышкан төзүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Балаларыбыз мондый театрга лаек, дип саныйм”, – диде Радий Хәбиров театрны ачу тантанасында.
Могҗизалар – бер аллеядә
Курчак театры алдында Русиянең һәм Башкортстанның танылган табигый һәм мәдәни-тарихи объектларының макет миниатюралары аллеясе булдырылды. Ул Уфаның 450 еллыгы кысаларында барлыкка килгән объектларның берсе. Монда инде ачык һавада чын музей формалашкан, анда ЮНЕСКО реестрында булган Русиянең унике иң эре объектының миниатюралары урнаштырылган. Һәр объект яктырткычлы монолит поликарбонаттан ясалган саркофаг астында тора. Уфа курчак театры янындагы территорияне төзекләндерү “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Заманча шәһәр мохитен формалаштыру” программасы ярдәмендә мөмкин булды. Аллеядә тротуар плитәсе яңартылган, яктырту һәм видеокүзәтү системалары монтажланган, балалар уен комплексы урнаштырылган.
Креатив мәктәпләр
Башкортстан Республикасы креатив индустрияләр мәктәбен оештыруга беренчеләрдән булып федераль субсидия алган төбәкләр исәбенә керде. Башкортстанда 17 креатив мәктәпнең беренчесе ачылды. Ул “Русиядә уйлап табылган” федераль проекты ярдәмендә эшли башлады. Стәрлетамак шәһәрендә Башкортстанның Мәдәният һәм сәнгать республика колледжы базасында шундый учреждение ишекләрен ачты.
Креатив индустрияләр мәктәбендә дүрт студия: анимация һәм 3D-графика, тавыш режиссурасы һәм тавыш дизайны, заманча электрон музыка, фото һәм видео җитештерү эшли.
Креатив мәктәпнең максаты – иҗади һөнәрләр вәкилләрен җәлеп итеп, укучыларны проект эше аша иҗади индустрияләр контекстына кертү һәм алга таба һөнәри үсеш юнәлешен билгеләргә ярдәм итү.
Ул мәктәптә 12-17 яшьлек укучылар иҗади һөнәрләрнең асылын өйрәнә. Беренче агымда 80 кеше белем ала.
Стәрлетамакта креатив индустрияләр мәктәбен булдыруга 46 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуларның 39 миллион сумы – федераль бюджеттан.
Креатив индустрия мәктәпләренең үзенчәлеге шунда: элек бу юнәлешләр буенча колледж һәм вуз студентлары гына түләүсез укый ала иде. Хәзер аларда үсмерләргә дә укырга мөмкин булачак.
Креатив индустрия мәктәпләре “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында “Русиядә уйлап табылган” федераль проекты ярдәмендә оештырыла.
Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.
Фотолар Регина Хәйдәрованың шәхси архивыннан һәм Интернет челтәреннән алынды.