+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Вадим Захаров балачакта тотлыккан

Аның бу афәттән котылу тарихы кызыклы.

Вадим Захаров балачакта тотлыккан
Вадим Захаров балачакта тотлыккан
"Күз тиюдән бик куркам. Чөнки үзем дә аның белән еш очрашам. Балачакта курку койдыра торган әбигә алып барганнары да булды. Суга кургаш сала да, син нәрсәдән куркасың, шул әйбер формасы барлыкка килә.

Бервакыт бик нык тотлыга башлаганмын, хәтта кайбер сүзләремне аңламаганнар да. Элек бит чәч ала торган машина, чәчне бик каты йолка иде. Шул авыртуларны әле дә хәтерлим. Тыңламасам, хәзер кода бабай килеп, чәчеңне ала дип әйткәннәр. Шуннан куркып калып, тотлыга башлаганмын.
 
Курку койдыра торган әбинең нәрсә эшләгәнен бик хәтерләмим, шулай да ул әбигә барганнан соң, тотлыгуым беткән", - дигән ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.
 
Кот куючы, өшкерүче әбиләр ярдәмендә савыгучы кешеләр бармы монда?

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: