+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 август 2024, 11:00

"Заказлар күп, вакыт җитми!"

Минем: "Боларны алучылар бармы?" дигән соравыма Гафури районыннан килгән оста Флүр Фәхретдинов шулай дип җавап бирде.

"Заказлар күп, вакыт җитми!""Заказлар күп, вакыт җитми!"
"Заказлар күп, вакыт җитми!"


"Башкорт аты" фестиваленә килгән оста ат дугалары бөгә. Аларны башкорт, татар, урыс стилендә матур итеп бизи.
Төп эше буенча ул - водитель, тракторчы. Ә монысы - яраткан шөгыле, мавыгуы.
- Ата-бабалар эше, борынгыларның кәсебе югалмавына мин шат, вакытым булмаса да, тырыша-тырыша эшлим, - ди Флүр Фәррах улы. Фестивальгә ул йөгәннәр, арба тәгәрмәчләре, чана "табаннары" , тагы бик күп әйберләр алып килгән.

Ә Белореттан килгән оста Вилдан Абдрахманов ат өстенә ябар өчен мунчаладан япмалар үрә.
- Мондый япмалар атка файдалы, ул тирләсә дә, атны өшетми. Ата-бабаларыбыз юкка гына ат өстенә мунчаладан үргән яки йон тукымадан әзерләгән япма япмаган, - ди Вилдан Абдрахманов.
Юкә кайрысыннан мунчала төшерү җиңел түгел, әмма бу эшкә биш куллап тотынучылар бар, шул шатландыра. Әйткәндәй, мин күптән табигый мунчаладан эшләнгән юынгыч мунчала эзли идем, биредә аны очратып, бик шатландым. Хәзер миндә "Башкорт аты" фестиваленнән кайткан мунчала булачак, аны кулланып әрәм итмәм, мөгаен, балаларга күрсәтергә музейга тапшырырмын.

#Башкортаты #Башкортаты_2024 #ФестивальБашкортаты_2024

Гөлнара Гыйлемханова,
"Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас