Бәхеткә, пар бу аңлашылмаучанлыкны озакка сузмыйча гына хәл иткән.
«Күптән түгел генә мөнәсәбәтләребездә бик катлаулы кризис кичердек. Андый вакытларда бер-берең белән сөйләшергә кирәк. Бер күңелсез ситуация килеп чыкты, бу хакта биредә сөйләргә теләмим. Шунысын гына әйтәм, бу – хыянәт түгел.
Ләкин миңа бик авыр булды, аның үземә терәк булуын көттем. Ә ул бу моментны игътибарсыз калдырды. Без утырып сөйләштек, аңлаштык, хәзер инде барысы да яхшы», – дип, гаилә тормышындагы авырлыклар турында сөйләгән Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә.