+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 август 2024, 17:25

Ләйсән кояшы

Башкортстанның атказанган рәссамы, Ш. Бабич исемендәге премия лауреаты Ләйсән Рәхмәтуллина матур гомер бәйрәмен каршылый.

Ләйсән кояшыЛәйсән кояшы
Ләйсән кояшы



      Танылган акварелист Ләйсән Рәхмәтуллина Башкортстанның, Русиянең Рәссамнар берлеге, “Артыш” иҗат берләшмәсе, Санкт-Петербургның “Акварелистлар җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы, IWS Globe Халыкара акварель җәмгыяте әгъзасы. Аның картиналары бик күп музейларда саклана. Шулар арасында Уфадагы М. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать, Ирбит дәүләт сынлы сәнгать (Свердловск өлкәсе), Илеш районының Югары Яркәй, Курган өлкәсенең сәнгать музейларын атап китәргә мөмкин. Шулай ук аның эшләре Русиядә һәм чит илләрдә (Израиль, Төркия, Швеция, Чехия) шәхси коллекцияләрдә саклана. Рәссамның эшләре бик күп халыкара күргәзмәләрнең дипломнары белән бүләкләнгән.

      Илеш районының Аккүз авылында күпбалалы гаиләдә туып-үскән Ләйсән балачактан рәсем төшерергә ярата, аның бу шөгылен әти-әнисе дә хуплый һәм кызның талантын үстерү ния­тен­нән аны республика урта сәнгать интернат-мәктәбенә укырга керергә (бүген ул К. А. Дәүләткилдиев исе­мен­­дәге Республика сәнгать гимназия-интернаты) өнди. Ләйсән дә каршы килми, Уфага барып имтиханнарны уңыш­лы тапшыра һәм алтынчы сыйныф­та башкалада укый башлый. Ме­нә шуннан бирле Ләйсән Рәхмәтул­ли­наның кулыннан кылкаләме төшкәне юк.
     – Ләйсән Зөфәровна, рәссам булу хыялы кайчан туды?
     – Дөресен генә әйткәндә, балачактан сурәт төшерергә яратсам да, рәссам булырга хыялланмадым. Без үскәндә буяуларга, төсле каләмнәргә, альбомнарга кытлык иде. Мәктәптә укыганда сатуга фломастерлар чыкты. Чагу төсләр белән язган фломастерлардан алган тәэссоратлар әле дә истә. Тагын әтиемнең алдына утырып, аңардан төрле хайваннар сынын төшерткәнем күңел түрендә матур бер хатирә булып саклана.
    Ә инде сәнгать интернат-мәктәбенә укырга кергәч, нинди дә булса яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен күп эшләргә кирәклеген аңладым, һәм тырышып укыдым. Авылга ялга кайткач та сурәт төшерә идем. Гаиләбез печән әзер­ләгәндә дә миңа бары тик сурәт төшерергә генә рөхсәт ителә иде.
     Унынчы сыйныфны тәмамлагач, һөнәр сайлар алдыннан икеләнеп калдым. Озак кына уйлагач Башкорт дәүләт университетының математика һәм физика факультетына укырга керергә булдым. Документларымны тапшырырга баргач, соңга калганлыгымны әйттеләр. Бу, минем бәхеткә, җиде кат уйлап, бер кат кисәргә кирәк дигән мәкальдәге кебек булып чыкты. Күңелемнең иҗатка күбрәк тартылуын аңлап, икенче көнне документларымны Башкорт дәүләт педагогия инсти­туты­ның сәнгать-графика факультетына тапшырдым һәм шунда укырга кердем. Нәкъ студент елларында акварель техникасын үзләштерүгә аңлы рәвештә карый башладым. Институтны кызыл диплом белән тәмамладым.
     – Сезне бүген укытучы дип түгел, ә танылган рәссам буларак беләләр. Алган һөнәрегез буенча эшләдегезме?
     – Институттан соң бер ел Уфада мәктәптә рәсем һәм сызым дәресләрен алып бардым. Тик иҗат итәр өчен буш вакыт калмый башлагач, Пионерлар йортына күчтем, чөнки монда сәгатьләр саны аз, шуңа күрә иҗатка да вакыт бүлеп була иде. Хезмәт кенәгәсендә ун елдан артык педагогик стажым бар. Дөресен әйткәндә, укучы балалардан аерылу җиңел булмады. Гомумән, мәктәптә үз эшенең фанатлары гына эшли, минемчә.
     – Шулай да, беренче шәхси күргәзмәгез нәкъ укытучы булып эшләгән елларда оештырылган.
     – Әйе, беренче күргәзмәм Уфа сәнгать училищесында узды. Рәссам һәрвакыт эшләргә тиеш, туктый икән, үсеш булмый. Шуңа күрә кулымнан кылкаләмем төшмәде. Беренче күргәз­мәм шәхси тормышымда да зур әһә­мияткә ия булды: мин анда булачак иремне очраттым.
     – Бүгенгә Сезнең 24 шәхси күргәзмәгез узган, бик күп Русия, халыкара күргәзмәләрдә дә катнашкансыз. Картиналар санын якынча гына исәпләп карасаң да – бу искиткеч зур хезмәт, шулай бит?
     – Шәхси күргәзмәләрдә алтмыш-җитмеш картина куелырга мөмкин. Рәссам һәрвакыт үсештә булса, күп эшләсә генә күргәзмәләр оештыра ала. Ә инде теге, яки бу күргәзмәнең уңышы аның оештыручысы – сәнгать белгеченә дә бәйле.
   

 

 – Шагыйрь, я язучы булсынмы яки рәссаммы, күбесенең иҗат җимешләре туган якларына багышланган була. Ә Сезнең эшлә­регезнең күбесе Байкалга багышланган. Бу нәрсәгә бәйле?
     – Байкал – Җир шарындагы иң матур, серле, аңлатып бетерә алмаслык тарту көченә ия булган урын. Беренче тапкыр Байкалга рәссамнарның иҗат йорты әгъзалары белән барып эшләргә насыйп булды. Ә инде анда бер бар­саң, ул сине гел үзенә тартып тора. Читтән караганда, бәлки, минем иҗа­тымның күп өлеше Байкалга багышланган кебектер, тик бу алай түгел. Күп кенә акварель эшләрем туган ягыма багышланган. Туып-үскән Аккүз авылы, аның ялан-кырлары, калкулыклар артында җәйрәп яткан урман – Чурай кулы, ындыр артында гына агып яткан Таш-елга һәр картинамда диярлек сурәтләнә, чөнки ул күре­нешләр минем күңел түрендә мәңге­леккә үз урынын алган. Әйткәндәй, Шәехзадә Бабич премиясе бирелгән “Флюидлар” триптихында да туган ягымның элементлары бар.
     – Рәссамнар – философлармы?
     – Тормыш – үзе бер фәлсәфә. Дөньяда яшәгән кешеләр дә һәркайсы азмы күпме философ, минемчә.
     – Һәркемнең күңелендә нинди дә булса хыял яши. Сезнең нинди хыялыгыз бар?
     – Туган авылыма кайтып, табигать кочагында берүзем генә калып, уйларыма чумып, картиналар иҗат итү.
     – Сез принципиаль кешеме?
     – Мин – Илеш кызы. Белүемчә, аларның күбесенә бу сыйфат хас. Миндә дә принципиальлек бардыр, дип уйлыйм.
     – Рәссамнар арасында кумирларыгыз бармы?
     – Әйе, бар, алар берничә. Шулар арасында минем өчен иң-иңе – Русиянең һәм Башкортстанның атказанган рәссамы Василий Николаевич Лесин.
     – Сез кемнәргә рәхмәтле?
     – Тәү чиратта үземнең диплом җитәкчем Зөфәр Гаян улы Гаяновка рәхмәтлемен. Ул үзенең тәҗрибәсе белән ихлас уртаклашты, күп өйрәтте, аңлатты. Акварель дөньясына гашыйк итте дисәм дә, арттыру булмас. Гомумән, тормыш юлымда очраган бик күпләргә рәхмәтлемен.

     Ләйсән Зөфәр кызы белән танышып, әңгәмә корган арада күңел түрендә тагын бер кояш балкыды. “Ләйсән кояшы” дип атадым мин аны. Эчкерсез, ихлас, ачык сөйләшүдән соң гына туа андый хисләр. Әйе, дөньяны чагу буяулар аша күрсәтеп, кеше­ләр­нең күңелен матурлау, сафлык өләшү өчен әллә ни күп тә кирәкми, югыйсә! Бары тик Ләйсән Рәхмә­туллина кебек башкарган эшеңне яратырга һәм аңа тугры калып, шатлык нурлары өләшә белергә генә кирәк. Ә инде Ләйсән кояшы озак еллар иҗат күгендә балкысын да, җылы, чагу нурлары белән кешеләр күңелен җылытсын!

Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас