31 августта 12:00 сәгатьтә Урыс драма театры каршындагы мәйданда һәм 18:00 сәгатьтә «Мотор төзүчеләр" Мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта берничә әһәмиятле чараны берләштергән «Уфа на все времена» масштаблы фестивале старт ала.
Программа тарихи бердәмлекне, патриотизмны, теләктәшлекне саклауга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Дәүләт академия урыс драма театры каршындагы мәйданда кунакларны «Уфа – батырлык һәм дан чоры» фестивале көтә.
Шушында ук 15:30да "Уфа яңгырый! " Бөтенрусия тынлы оркестрлар фестиваленең икенче көне башлана. Анда 1000нән артык артист – Уфадан 7 тынлы оркестр, Екатеринбург, Пермь, Самара һәм Түбән Тагил оркестрлары, Башкортстаннан оркестрлар һәм барабанчылар катнашачак.
18:00 сәгатьтә концерт программасы Башкортстан башкаласының 450 еллыгына багышланган җыр язу буенча «Уфага дан җырлау» Бөтенрусия конкурсында җиңгән композицияне тәкъдир итү белән дәвам итәчәк. Уфалылар өчен музыкантлар һәм милли гвардия оркестры солистлары танылган патриотик композицияләрне башкарачак.
Алып баручылар - Русиянең халык артисты Дмитрий Харатьян һәм Русиянең атказанган артисты Екатерина Гусева.
Арытаба мәйданчыкта республика эстрадасы артистлары катнашлыгында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты башланачак.
Шәһәр программасын Русиянең халык артисты Олег Газманов чыгышы тәмамлаячак.
«Мотор төзүчеләр" Мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта Русия һәм республика эстрадасы йолдызлары да тамашачыларны илһамландыручы композицияләре һәм патриотик номерлары белән сөендерәчәк. Концерт программасының хэдлайнеры Полина Гагарина булачак.
Фото: gorodufa.ru