Төбәк җитәкчесе конкурста җиңүчеләрне котлады һәм Гран-при ияләренә сертификатлар тапшырды. Фестивальнең тантаналы чарасы һәм гала-концерты «Башкортостан» дәүләт концерт залында узды.
– 2020 елда, коронавирус пандемиясенең авыр чорында без «Башкортстанда озын гомерлелек» проектын эшләгәндә, гади идеядән чыгып эш итә идек. Кеше гомер буе хезмәт куя, энергиясен, хис-кичерешләрен, сәламәтлеген дәүләткә, гаиләгә бирә. Ә аннары аның тормышында искиткеч чор башлана. Һәм кеше ике юл чатында кала: әкренләп сүнеп барыргамы, әллә бу яшьтә дә мөмкин кадәр тулыканлы тормыш белән яшәргәме? - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. - Шуңа күрә безнең республикада икенче вариант яклы бу уникаль проект барлыкка килде.
Республика җитәкчесе "көмеш яшьтәге" волонтерларның өлешләрен аерым билгеләп үтте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: фестиваль Башкортстан Башлыгы гранты хисабына үткәрелә. Аның максаты - өлкән буын кешеләренең потенциалын ачу, аларның хәзерге дөньяга социаль җайлашуы һәм актив тормышны дәвам итү өчен иң яхшы башлангычларны ачыклау һәм тарату.
Конкурс нәтиҗәсендә Благовещен, Дәүләкән, Калтасы, Стәрлебаш, Уфа, Яңавыл, Сибай һәм Уфаның Октябрь районнарыннан сигез команда гран-при яулады.
Фото: Башкортстан Башлыгы