Район хакимиятенең мәдәният бүлеге һәм Прибельский авыл биләмәсенең Социаль-мәдәни үсешенә ярдәм фонды тарафыннан оештырылган күләмле чара яшь буынны республикабызда һәм районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең бай мәдәнияте белән таныштыру, тамырларыбызны барлау һәм мәдәни мирасыбызны саклау максатын күз уңында тота.
Фестиваль чикләрендә авыл мәдәният учакларында концертлар, күргәзмәләр, конкурслар, ярминкәләр оештырыла. Фестиваль ике этапта үткәрелә. Иң тәүдә һәрбер милләт үз авылында мәдәният көннәре үткәрә. Анда үзешчән коллективлар фольклор чыгышлар һәм осталык дәресләре тәкъдим итә. Иң чагу чыгыш тәкъдим итүче коллективлар финалга - октябрь аенда Прибельский авылында узачак гала-концертка чакыру ала.
Ә инде иң-иңнәрне билгеләү район Мәдәният сараеның мәдәни-киңкүләм чаралар режиссеры, “Дилиго” мәдәният үсеше фонды президенты Элеонора Лаврентьева, социаль-мәдәни эшчәнлек менеджеры Ольга Исхакова, “Энергия” фонды директоры Дарья Спирова иңнәренә йөкләнгән.
Кырмыскалы районында төрле милләт вәкилләре гасырлар дәвамында һәрберсе үз телен, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклап, үзара дуслыкта, татулыкта гомер итә: уртак тел табып белем алалар, хезмәт итәләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бергәләп күңел ачалар. Бүгенге гади булмаган шартларда бу бердәмлек аеруча сизелә, махсус хәрби операциядәге якташларына да җыелышып ярдәм күрсәтәләр.
Районда узган һәрбер чарада биредә күпләп яшәүче татар, башкорт, урыс, чуваш, мордва һәм башка милләтләрнең үз ихаталарын булдырып, бай мәдәниятләре белән таныштыра. Соңгы елларда мондый күренеш күркәм йолага әверелеп китте. Әлеге фестиваль исә төбәгебездә яшәүче халыкларның бай мәдәни мирасын популярлаштыру һәм саклауга, гасырлар буе килгән бердәмлекне һәм татулыкны тагын да ныгытуга юнәлтелгән чаралардан гыйбарәт. Шул ук вакытта ул үзенә күрә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да булып тора.
Шушы көннәрдә Гөлнара Йөзлекбаева җитәкчелегендәге Сахай күпфункцияле авыл клубында “Татарлар мирасы” дигән бәйрәм чарасы узды. Бу көнне бирегә райондагы татар авылларының үзешчән фольклор коллективлары, җыр-моң сөючеләр, кул осталары җыелды һәм мәдәниятебезнең иң чагу һәм үзенчәлекле яклары белән таныштырды.
Әйе, безнең халык шулкадәр талантлы бит ул. Җыр-моңга да әвәс, кул эшләренә дә оста. Кунакчыллыгы, ярдәмчеллеге турында сөйлисе дә түгел. Бу көнне Сахай авылының уңган хатын-кызлары милли ризыклардан зур табын корды. Фия Хисамова, Альбина Шәрәева, Клара Төхвәтуллина, Рәмилә Абдуллина һәм башкалар үз йортларында пешереп алып килгән милли ризыкларны сатудан кергән акчаны махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына кирәк-яраклар алуга юнәлтте. Әйткәндәй, биредә “Үзебезнең егетләр өчен” дигән волонтерлар штабы да уңышлы эшләп килә. Югарыда исемләп үткән хатын-кызлар – аның актив әгъзалары.
Мәдәният йорты фойесында оста куллылар, үзләренең эшләрен тәкъдим итүдән тыш, осталыклары белән дә уртаклашты. Шулай, Нәзирә Галәветдинова районның Пионерлар һәм укучылар йортында өстәмә белем педагогы булып эшли. Аның кул эшләренә сокланмаган кеше юк. Әлеге чарада фотозона да аның зур курчаклары белән бизәлде. Нәзирә Нәзир кызының тәрбияләнүчеләре дә төрле бәйгеләрдә югары уңышларга ирешә. Бүген Пионерлар һәм укучылар йортының Сахай авылындагы филиалында Нәзирә Нәзир кызының “Оста куллар” түгәрәгенә дүрт төркемгә 15әр бала йөри, шулай ук укытучы авылындагы 15 малайны агачны уеп эшләргә дә өйрәтә. Аларның кул эшләре дә бүгенге күргәзмәдә урын алды, ә остарып беткән Солтан Шәрәфетдинов башкаларны да бу эшнең серләренә төшендерде.
Шул арада сәхнәдә бәйрәм концерты башланды. Сахай мәдәният йортының Гөлнара Йөзлекбаева җитәкчелегендәге җыр һәм бию ансамбльләре, шулай ук Кабак, Шәйморатов, Иске Акташ, Бозаяз, Олыкүл мәдәният йортларының үзешчән коллективлары һәм җыр-моң сөючеләре тамашачыларны музыкаль күчтәнәчләре белән сөендерде.
Фестивальдә төрле оешмаларда шөгыльләнүче балалар, яшьләр һәм өлкәннәр катнашты. Ә тамаша кылырга күрше авыллар халкы да җыелды. Бай мирасыбызны халыкка кайтаруга һәм саклауга булышлык итүче “Татарлар мирасы” дигән бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Ә инде иң күркәм татар коллективлары һәм оста башкаручылар белән Прибельский авылында узачак энофестивальдә янә очрашачакбыз әле.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.