Башкортстан өчен рәссам генерал Шайморатов медале һәм ордены, Григорий Аксаков орденына, «Хезмәт батырлыгы өчен» медаленә заказлар үтәгән. Күргәзмәне ачу хөрмәтенә Владимир Нуждин Башкортстанның Милли музеена эскизлар, таш формалар һәм истәлекле билгеләр ясау технологияләрен бүләк итте. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күргәзмәдә куелган эшләр белән танышты, рәссам белән аралашты.
- Бүген бу күргәзмәдә күренекле рәссам-гравер үзенең сәнгать, иҗат эшләрен күрсәтте. Бу - тылсымлы тарих. Экспозиция мәктәп экскурсияләре өчен яраклы, шул исәптән «Пушкин картасы» буенча да, – диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров.
Останың эшләре Русиядә һәм чит илләрдә билгеле. Аның әсәрләре Эрмитаж, «Царское Село» дәүләт музей-тыюлыгы кебек музейларда, шулай ук Германия, Испания һәм Бөекбритания коллекцияләрендә саклана.
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров, шулай ук, Русия анимациясе тарихына һәм «Союзмультфильм» – «Анимациянең тылсымлы дөньясы» киностудиясенә багышланган күргәзмә ачылышында булды. Экспозициядә мультипликация дөньясының ничек үзгәрүен белергә, шулай ук популяр мультфильмнардан өзекләр карарга мөмкин.
Фото: Башкортстан Башлыгы