+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 август 2024, 16:26

Һөнәрчеләр ярминкәләрен күрми калмагыз!

31 августта республика башкаласы күптән көтелгән 450 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

Һөнәрчеләр ярминкәләрен күрми калмагыз!Һөнәрчеләр ярминкәләрен күрми калмагыз!
Һөнәрчеләр ярминкәләрен күрми калмагыз!
Шәһәр халкын һәм кунакларны иҗат коллективлары, республика артистлары, шулай ук Русия эстрадасы йолдызлары катнашлыгында төрле программа көтә.

Шулай ук бу көнне күргәзмә-ярминкәләр оештырылачак, алар кысаларында теләгән һәркем сувенир продукциясен сатып ала алачак.

Әйтик, Ленин исемендәге мәйданда 12:00дән 21:00гә кадәр 80нән артык һөнәрче һәм халык-сәнгать һөнәрләре осталары катнашлыгында күргәзмә җәелдереләчәк. Шундый ук күргәзмә шул ук вакытта «Мотор төзүчеләр» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда да оештырылачак. Анда меңнән артык һөнәрче катнашыр дип көтелә.

Фото: gorodufa.ru


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас