+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 август 2024, 05:45

Туры эфирда - "Геройлар вакыты. Шәйморатовка - 125".

Бүген БСТ телеканалында туры эфирда көне буе "Геройлар вакыты. Шәйморатовка - 125" телемарафоны уза.

Туры эфирда - "Геройлар вакыты. Шәйморатовка - 125".Туры эфирда - "Геройлар вакыты. Шәйморатовка - 125".
Туры эфирда - "Геройлар вакыты. Шәйморатовка - 125".

"Салаватның токымнары чигенә белми!" Генерал Шәйморатовның шушы канатлы фразасы бүген дә актуаль. Миңнегали Шәйморатовның туган көнендә БСТ эфирында легендар комдив һәм 112нче Башкавдивизия тормышы турында программа, СВО зонасыннан Бөек Ватан сугышы яугирләренең батырлыкларын дәвам итүчеләр белән интервью, Донбасс турында сюжетлар, контрактчылар һәм махсус операция ветераннары белән әңгәмәләр, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә төбәк һәм федераль түләүләр турында сөйләячәкләр.

Телемарафон вакытында республиканың Хәрби комиссариаты, «Ватанны саклаучылар» фонды, Башкортстанның Ситуацион үзәге, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән туры элемтәгә керү планлаштырыла.

Башкортстанда контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр 1 миллион 205 мең сумга кадәр артты. Телемарафонда, шулай ук, контрактчыларга каралган яңа ташламалар, түләүләр турында мәгълүмат биреләчәк. Чын ирләр эше, безнең заман геройлары турында сөйләүгә аерым игътибар биреләчәк.

Күренекле композитор Заһир Исмәгыйлев тарафыннан танылган шагыйрь Кадыйр Даян шигыренә язылган "Шәйморатов генерал» җыры күптән инде халыкчан җыр булып киткән. Беренче фонограмма Габдрахман Хәбибуллин башкаруында 1942 елда яздырыла. Телемарафон барышында әлеге җыр төрле еллардагы җырчылар башкаруында яңгыраячак.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас