+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 Августа 2024, 10:00

Уфада Суфиян Поварисов истәлегенә тактаташ ачылды

Бүген Уфаның Гафури урамында бик матур, җылы чара үтте — Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов истәлегенә мемориаль тактаташ ачылды.  

Уфада Суфиян Поварисов истәлегенә тактаташ ачылдыУфада Суфиян Поварисов истәлегенә тактаташ ачылды
Уфада Суфиян Поварисов истәлегенә тактаташ ачылды

Бәйрәмдә Уфаның Ленин районы хакимияте башлыгы урынбасары Андрей Семенов, язучының дуслары, хезмәттәшләре, укучылары, язучылар, аның иҗатын сөючеләр катнашты.

Чараны Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина тантаналы итеп ачып җибәрде, Суфиян Шәмсетдин улының Бөек Ватан сугышын кичкән ветеран, галим, көчле әдип булуын билгеләде. Аның 40ка якын китап һәм 300гә якын фәнни хезмәт авторы булуын ассызыклады.

Күренекле драматург, язучы Наил Гаетбаев Суфиян абый белән ныклы дуслыгы хакында истәлекләре белән бүлеште, аның бик талантлы прозаик һәм драматург булуы турында сөйләде.

“Башкортстан укытучысы” журналының баш мөхәррире Салават Кәримов Суфиян Поварисовның иң беренче чиратта яхшы остаз һәм педагог булуын билгеләде, мөгаллимнәр өчен чыгарылган журналның даими авторы булганын искә төшерде.

Әйткәндәй, чарада Суфиян абыйның бик күп шәкертләре җыелган иде. Мәсәлән, БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Нурия Хәлиуллинага да Суфиян абыйдан дәресләр алу бәхете тигән. Ул остазын иң җылы сүзләр белән искә алды, аның бик гади һәм кешелекле, белемле булуын әйтеп, әдипкә рәхмәтле булуын белдерде.

Шулай ук Суфиян Поварисовның элекке шәкерте, “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Ногманов та, шул гәзит хезмәткәре, журналист, әдипнең элекке хезмәттәше Рәүф Идрисов та язучыны җылы сүзләр белән искә алдылар.

Суфиян Поварисовның кызы Клара ханымның берчә моңаеп, берчә шаярып сөйләгән истәлекләре беркемне дә битараф калдырмады. Ул әтисе белән горурлануын ассызыклады, Суфиян абыйның аны әкиятләр сөйләп, матур тәрбия орлыклары салып үстергәнен бәян итте. Клара апаның кызы Лилия дә билгеле картәтисен җылы сүзләр белән искә алды, бергә үткәргән кабатланмас матур мизгелләрне искә төшерде. Үзе яшәгән фатирда тактаташ ачу теләген Суфиян абыйның аларга әйтеп калдырганын, аның васыятен башкарып чыга алуларыннан зур шатлык кичерүен билгеләде.

Бүген Суфиян абый гомер кичергән фатирда Лилия ханымның улы Алмаз Тимергазиев гаиләсе белән гомер кичерә. Алар тормыш юлдашы Наилә белән ике балага гомер биргән. Тактаташ ачу бәйрәмендә алар Суфиян абый оныклары булулары белән горурлануын әйтте, ул салган тәрбия орлыкларының эзсез калмавын билгеләде.

Бу матур кичәне йомгаклап, Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбаев Суфиян абыйга багышланган шигырен укыды, үткән атнада гына Илеш районында Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган чараларда катнашканда Суфиян абыйны да искә алуын билгеләде, Башкортстанда “данлыклы Илеш егетләре” булуын ассызыклады.

Тактаташны Суфиян абыйның оныгы Алмаз кечкенә улы белән ачты, һәммәсе дә анда чәчәкләр салды.

Динар Кәлимуллин фотолары.

 

Уфада Суфиян Поварисов истәлегенә тактаташ ачылды
Уфада Суфиян Поварисов истәлегенә тактаташ ачылды
Уфада Суфиян Поварисов истәлегенә тактаташ ачылды
Уфада Суфиян Поварисов истәлегенә тактаташ ачылды
Уфада Суфиян Поварисов истәлегенә тактаташ ачылды
Уфада Суфиян Поварисов истәлегенә тактаташ ачылды
Уфада Суфиян Поварисов истәлегенә тактаташ ачылды
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас