Бөек Ватан сугышы ветераны, профессор, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисовны искә алу кичәсенә Уфадан, Татарстаннан мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Алар арасында Суфиян Поварисовның кызы Клара Поварисова, оныгы Лилия Нигъмәтүуллина, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина, танылган драматург Наил Гаетбаев, шагыйрә Фәния Габидуллина, "Кызыл таң" гәзите баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, профессор, филология фәннәре докторы Илшат Насипов, Актаныш районы Ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев һәм башкалар бар иде.
Чарада Баймак районы делегациясе дә катнашты. Алар Илеш-Баймак дуслыгының 60 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Илешкә килгән иде.
Чараны Илеш районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Хәертдинов ачып, хәтер кичәсенә җыелганнарны сәламләде һәм Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафинның сәламләү сүзләрен җиткерде. Рамил Назим улы “Ак каенлы Илешем” район әдәби-иҗат конкурсында җиңүчеләрне котлап, бүләкләр дә тапшырды. Быел Суфиян Поварисов исемендәге район премиясе булдырылды. Гөлфинә Сәлимова белә Илшат Сибәгатуллин әлеге премиянең беренче лауреатлары булды.
"Ак каенлы Илешем" искә алу кичәсе Бөек Ватан сугышы ветераны, галим, көчле әдип Суфиян Шәмсетдин улының биографиясен, тормышын, иҗатын һәрьяклап ачып, тамашачыларны таныштырудан тыш, хатирәләр, истәлекләр, җыр-моңга да бай булды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Миңнегулова режиссерлыгында “Чагыл” халык театры "Авылымның алсу таңнары" спектакленнән өзек тәкъдим итеп, алкышларга күмелде. Әлеге чара хакында тулырак "Кызыл таң" гәзите битләрендә укырга мөмкин булачак.
Фото: автор фотосы