Ике көн эчендә конкурска 30 меңнән артык тамашачы килгән. «Геройлар вакыты» конкурсы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән оештырылды. Башкортстан Башлыгы, Шәйморатов ордены кавалерлары клубы әгъзалары генерал-майор Миңнегали Шайморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
– Бүген милли каһарманыбыз - генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның тууына 125 ел. Нәкъ менә шушы көнне без инде өченче тапкыр патриотик җыр фестивале уздырабыз. Һәм моны Совет мәйданында эшләү дөрес, монда 1942 елның февралендә Миңнегали Минһаҗевичка формалашып килүче 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең сугышчан байрагын тапшырганнар. Нәкъ менә моннан безнең егетләр махсус хәрби операциягә үзләренең хезмәт бурычларын үтәргә китә. Кунакларга һәм фестивальдә катнашучыларга сез бүләк иткән хисләр өчен рәхмәт белдерәм. Артист буларак бик яраткан һәм Ватаныбызның чын патриоты буларак хөрмәт иткән жюри рәисе Ольга Кормухинага аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Минем артта - генерал Шәйморатов ордены кавалерлары. Алар - хәрбиләр һәм табиблар, журналистлар һәм укытучылар, алар үз вакытында башка кешеләрне якларга, батырлык һәм фидакарьлек күрсәтүне сайлаган. Һәм алар белән бергә без, әлбәттә, заманның теләсә нинди сынауларын да лаеклы кичерәчәкбез, – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/24780/