+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 август 2024, 11:50

Һәркем йөрәгенә үтәрлек тамаша көтелә

30-31 августта Уфада VIII Халыкара сәнгать фестивале узачак.  

Һәркем йөрәгенә үтәрлек тамаша көтеләҺәркем йөрәгенә үтәрлек тамаша көтелә
Һәркем йөрәгенә үтәрлек тамаша көтелә

Open-air форматындагы «Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестивале – Башкортстанда гына түгел, аннан читтә дә гаять зур мәдәни вакыйга. Быел ул Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүнең төп вакыйгаларының берсе булачак. Ачылу тантанасы 30 августта «Торатау» Конгресс-холл амфитеатрында була.

- “Евразия йөрәге" Уфада инде сигезенче мәртәбә узачак: бу - фестивальнең республика халкы тарафыннан гына түгел, Русиянең башка төбәкләре һәм илләреннән килгән кунаклар тарафыннан да чын-чынлап ихтыяҗга ия булуы күрсәткече. «Торатау» табигый амфитеатры ел саен йөз меңнән артык кешене җәлеп итә, алар чын күңелдән мәдәният, тынычлык һәм халыклар дуслыгы кыйммәтләрен уртаклаша. Барыгызны да 30 һәм 31 августта «Евразия йөрәге»ндә көтәбез! - диде Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Фестивальнең беренче көнендә Уфа тамашачылары алдында күренекле һәм популяр башкаручылар чыгыш ясаячак, алар арасында «Пицца» төркеме дә бар, аның солисты — уфалы, Башкортстанның атказанган артисты Сергей Приказчиков.

Тулырак: https://gorodufa.ru/about/info/news/28082024-v-samoe-serdtse/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас