Май аенда Баймакта ике район иҗатчыларының зур әдәби-мәдәни очрашуы узганы хакында гәзит битләрендә хәбәр иткән идек инде. Ниһаять, баймаклылар Илеш җиренә кунакка килде.
Илешлеләр кунакларны август аеның җылы кояш нурлары астында Лаяшты авылында каршы алды. “Ахирәтләр” фольклор ансамбленең дәртле җыр-моңнары, каршы алучыларның ихлас һәм шат йөзләре юлчыларның йончуларын “юып” төшерде. Монда Баймак делегациясе авыл клубындагы Илеш-Баймак дуслыгының алтмыш еллыгына багышлап эшләнгән панно белән танышты. Бу да бер дә очраклы хәл түгел, чөнки Лаяшты авылы Илеш районының капкасы, һәм килгән кунакларны нәкъ шушы авыл биләмәсендә каршы алып, озатып калу традициясе кергән.

Арытаба баймаклылар Андреевкага юл алды. Кунакларны дәртле җыр-моңнары белән “Сударушки” фольклор ансамбле каршы алгач, алар туган якны өйрәнү музеендагы бай эчтәлекле композицияләр белән танышты.
Андреевка китапханәсе 2020 елда “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Русиянең Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган яңа буын китапханәләре конкурсында җиңүчеләрнең берсе булган иде. Кунаклар монда яңа буын китапханәсенең күпкырлы эшчәнлеге белән танышты. Әйтергә кирәк, кунаклар компьютер техникасы һәм Интернет белән тәэмин ителгән яңа буын китапханәсе белән соклануын яшермәде.
Аннан соң инде кунакларны Иске Кыргыз авылында кадер-хөрмәт белән каршы алдылар. Монда да баймаклылар китапханә, мәдәният йорты белән танышты, мәктәптәге туган якны өйрәнү музеен Илгиз Сәетгәрәев үткәргән мавыктыргыч экскурсиядә тамаша кылды.
Икенче көнне баймаклылар Башкортстанда бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның Югары Яркәйдәге музеенда булды.
Кунаклар Муса Гәрәевның батырлыгы, Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыгы, сугыштан соңгы тормышы һәм эшчәнлеге, гаиләсе хакында тулы эчтәлекле мәгълүмат алгач, музей территориясендәге самолет янында фотога төштеләр.
Арытаба делегация Бөек Ватан сугышы ветераны, профессор, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисовны искә алу кичәсе – “Ак каенлы Илешем” чарасын тамаша кылды.
Илеш үзәк китапханәсендә узган “Дуслык күпере” чарасында Баймактан китапханәчеләр, “Йәнгүзәй” әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашса, Илештән китапханәчеләр, илешлеләр, әдәбият сөючеләр булды. Чараны Илеш районы үзәк китапханәсе директоры Айгөл Якупова ачып, кунакларны, тамашачыларны сәламләде.
Баймак үзәк китапханәсе директоры, делегациянең җитәкчесе Зилә Мортазина илешлеләрне сәламләп, баймаклылардан кайнар сәламнәр җиткерде. Аннан соң китапханәчеләр Гөлназ Гомәрова, Рәйхана Булатова, Асия Ульябаева, Фәния Мәҗитова үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды. Чыгыш ясаучы һәркем илешлеләрнең ихлас, җылы каршы алуларына, кунакчыллык күрсәтүләренә соклануларын, сәфәрләренең тәэссоратларга бай булуын ассызыклады.
– Баймак-Илеш дуслыгына быел алты дистә ел тулса, “Илһам”-“Йәнгүзәй” дуслыгына бишенче ел китте. Беренче тапкыр иҗади очрашу 2020 елда онлайн рәвештә “Илһам” оешмасы җитәкчесе Клара Хәлиуллина тәкъдиме белән узды. Тәүге онлайн аралашуга да яз айларында дүрт ел тулды. Быел май аенда без сезне тәүге тапкыр туганнарча кочаклашып каршы алсак, хәзер менә без сездә кунакта. Кичәдән бирле безне өрмәгән җиргә утыртмыйсыз. Аралашу даирәбезне киңәйттегез. Рәхмәт сезгә шуның өчен! – диде Рәис Түләк исемендәге “Йәнгүзәй” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Айгөл Иделбаева. Ул әдәби берләшмәнең тарихы, эшчәнлеге белән җентекләп таныштырды.
Айгөл Рамазан кызы әлеге оешманы 2002 елдан җитәкли, үзе дә актив иҗат итә (иҗади тәхәллүсе - Айгөл Ишемгужина). Ул үзе иҗат иткән шигырьләрен укып ишеттерде, китапларын бүләк итте.
Баймаклылар арасында Рәйсә Исәнбаеваны күрүебезгә дә бик шат идек. Илешлеләр аның белән үзләрендә танышып кайткан иде. Русиянең халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның атказанган укытучысы Рәйсә Мидхәт кызы шигырьләр, хикәяләр иҗат итә. Ул “Сугыш ярып үтте йөрәкне” дигән китап авторы да. Әлеге җыентыкта 1941 елда Илеш, Дүртөйле районнарыннан Баймак районына күченеп килүче бер төркем кешеләрнең язмышы чагылдырыла. Рәйсә апаның туган ягындагы чыгышы да ифрат җылы, күңелләргә ятыш булды.
Баянчы, җырчы, композитор, шагыйрь Мөхәммәт Минбагисов Илеш районының Ишкар авылында туып-үскән. Аны язмышы Баймак җирләре белән бәйләвенә бер дә үкенмәсә дә, туган туфрагын, туган төяген сагынуы дулкынланып чыгыш ясавында, үзе иҗат иткән шигырьләрендә, гармунын тартып җырлаганында да сизелде.
Мәгариф ветераны, Башкортстанның мәгариф алдынгысы Нәфисә Мәмбәтова өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә шигырьләр иҗат итә. Шигырьләре “Ирәндек гәүһәрләре-2” китабына кергән. Әйткәндәй, Нәфисә апаның якын дусының кызы Илеш егетенә кияүгә чыгып, матур гаилә корып тормыш итәләр икән.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Баймак районының Б. Вәлид исемендәге премиясе лауреаты, бихисап китаплар авторы, “Йәнгүзәй” әдәби берләшмәсенең иң актив әгъзаларының берсе Борис Хәйретдиновның чыгышын илешлеләр көтеп алды, чөнки аның җор сүзле, моңлы җырчы икәнен белә идек. Борис абый да озак көттереп тормыйча, кулына гармунын алуга, Баймак делегациясе әгъзалары күмәкләшеп Баймак-Илеш дуслыгына багышлап Абдулхак Игебаев язган сүзләргә Борис Хәйретдинов иҗат иткән җырны җырлый башлауга илешлеләр дә кушылды.
Кичәне “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллина әзерләп алып барды. “Илһам”чыларның җырлы-моңлы, шигырьле чыгышлары чараны тагын да бизәп, ямь өстенә ямь булды.
Халкыбызның матур гадәте буенча ике як та бер-берсенә бүләкләр өләшеп, илебез күге тыныч булып, киләчәктә дә исән-имин очрашырга язсын дигән теләкләрдә хушлашты.
Ә инде Илеш-Баймак дуслыгының гимнына әверелгән җырның көе һәм сүзләре күңел түрендә калып, колагымда озак яңгырады:
Бик күпләргә үрнәк булып,
Ялкынлы куш йөрәк булып,
Яшьнәп яшәү - безнең өлеш.
Ике дус – Баймак-Илеш,
Ике дус – Баймак-Илеш!
Зөһрә ИСЛАМОВА.
УФа – Югары Яркәй – Уфа.
Гөлназ Гомәрова фотолары.
Арытаба баймаклылар Андреевкага юл алды. Кунакларны дәртле җыр-моңнары белән “Сударушки” фольклор ансамбле каршы алгач, алар туган якны өйрәнү музеендагы бай эчтәлекле композицияләр белән танышты.
Андреевка китапханәсе 2020 елда “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Русиянең Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган яңа буын китапханәләре конкурсында җиңүчеләрнең берсе булган иде. Кунаклар монда яңа буын китапханәсенең күпкырлы эшчәнлеге белән танышты. Әйтергә кирәк, кунаклар компьютер техникасы һәм Интернет белән тәэмин ителгән яңа буын китапханәсе белән соклануын яшермәде.
Аннан соң инде кунакларны Иске Кыргыз авылында кадер-хөрмәт белән каршы алдылар. Монда да баймаклылар китапханә, мәдәният йорты белән танышты, мәктәптәге туган якны өйрәнү музеенда Илгиз Сәетгәрәев үткәргән мавыктыргыч экскурсиядә тамаша кылды.
Икенче көнне баймаклылар Башкортстанда бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның Югары Яркәйдәге музеенда булды. Кунаклар Муса Гәрәевның батырлыгы, Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыгы, сугыштан соңгы тормышы һәм эшчәнлеге, гаиләсе хакында тулы эчтәлекле мәгълүмат алгач, музей территориясендәге самолет янында фотога төштеләр.
Арытаба делегация Бөек Ватан сугышы ветераны, профессор, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисовны искә алу кичәсе – “Ак каенлы Илешем” чарасын тамаша кылды.
Илеш үзәк китапханәсендә узган “Дуслык күпере” чарасында Баймактан китапханәчеләр, “Йәнгүзәй” әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашса, Илештән китапханәчеләр, илешлеләр, әдәбият сөючеләр булды. Чараны Илеш районы үзәк китапханәсе директоры Айгөл Якупова ачып, кунакларны, тамашачыларны сәламләде.
Баймак үзәк китапханәсе директоры, делегациянең җитәкчесе Зилә Мортазина илешлеләрне сәламләп, баймаклылардан кайнар сәламнәр җиткерде. Аннан соң китапханәчеләр Гөлназ Гомәрова, Рәйхана Булатова, Асия Ульябаева, Фәния Мәҗитова үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды. Чыгыш ясаучы һәркем илешлеләрнең ихлас, җылы каршы алуларына, кунакчыллык күрсәтүләренә соклануларын, сәфәрләренең тәэссоратларга бай булуын ассызыклады.
– Баймак-Илеш дуслыгына быел алты дистә ел тулса, “Илһам”-“Йәнгүзәй” дуслыгына бишенче ел китте. Беренче тапкыр иҗади очрашу 2020 елда онлайн рәвештә “Илһам” оешмасы җитәкчесе Клара Хәлиуллина тәкъдиме белән узды. Тәүге онлайн аралашуга да яз айларында дүрт ел тулды. Быел май аенда без сезне тәүге тапкыр туганнарча кочаклашып каршы алсак, хәзер менә без сездә кунакта. Кичәдән бирле безне өрмәгән җиргә утыртмыйсыз. Башкортстаныбыз гына түгел, хәтта Татарстан язучылары белән дә таныштырдыгыз, аралашу даирәбезне киңәйттегез. Рәхмәт сезгә шуның өчен! – диде Рәис Түләк исемендәге “Йәнгүзәй” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Айгөл Иделбаева. Ул әдәби берләшмәнең тарихы, эшчәнлеге белән җентекләп таныштырды.