Гомер бәйрәме уңаеннан фоторәссам Матбугат йортында үз эшләреннән күргәзмә тәкъдим итте. Аны хезмәтәшләре, дуслары тәбрикләргә килде.
— Бу — Айрат Билал улының Уфаның 450 еллыгына багышланган икенче күргәзмәсе инде. Беренчесе күптән түгел Милли музейда ачылды. Биредә ул эш чорында төшерелгән илле эшен сайлап алган. Ул - безнең гәзиттә иң озак эшләгән фотохәбәрче, — дип билгеләде “Башкортостан” гәзитнең баш мөхәррире Вәдүт Исхаков һәм Айрат Нурмөхәммәтовка республика Журналистлар берлегенең Мактау грамотасын тапшырды.
Әйткәндәй, Милли музейда Айрат Билал улы Бөтендөнья башкортлары корылтаеның “Ал да нур чәч халкыңа!” медале һәм Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Фоторәссамны матбугат йортында эшләүче хезмәттәшләре ихлас тәбрикләде. Республика мәгълүмат үзәге директоры Айнур Дәүләтбәков, шул үзәк хезмәткәре Илһам Яндәүләтов, “Йәшлек” гәзитенең баш мөхәррире Артур Дәүләтбәков, “Йәншишмә” гәзитенең баш мөхәррире Мирсәет Юнысов, “Башкортстан укытучысы” журналының баш мөхәррире Салават Кәримов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина һәм башкалар котлау сүзләрен җиткерде. Алар Айрат Нурмөхәммәтовның үз һөнәренең остасы, сәләтле һәм тырыш хезмәткәр, эчкерсез, гади кеше булуын билгеләде.
— Мизгелне тотып ала белү зур осталык таләп итә. Ул шул мизгелләр аша дөнья матурлыгын гәзит укучыга җиткерә белә, — диде Илһам Яндәүләтов.
Фото: Динар Кәлимуллин.