Бүген традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм тарихи хәтерне саклау, мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү дәүләт бурычы булып тора. Мәдәният тармагында стратегик планлаштыру һәм проблемаларны компетентлы оператив хәл итү өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы каршында мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча Совет төзелде. Аңа сәнгатьнең һәр төре буенча иң абруйлы һәм актив вәкилләр кергән. Русиянең мәдәният министры Ольга Любимова, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында үтүче АРТ-Корылтай форумы исә тармактагы эшкә йомгак ясау урынына гына түгел, ә яңа идеяләргә һәм планнарга башлангыч бирүче үзәккә әверелде.
Тармакка капитал салуларның артуы дәүләт, республика җитәкчелегенең мәдәнияткә мөнәсәбәтен дә чагылдыра. Соңгы 6 елда (2018-23 еллар) Башкортстанда мәдәниятне финанслау якынча 60 процентка (5,4 миллиард сумга) үсте. 2024 елга мәдәният өлкәсенең гомум берләштерелгән бюджеты 14,486 миллиард сум тәшкил итә. 2023 елда ул 14,410 миллиард, 2022 елда – 12,705 миллиард, 2021 елда – 11,701 миллиард, 2020 елда – 11,619 миллиард, 2019 елда – 11,794 миллиард сум булган.
Мондый ярдәм нәтиҗәсендә мәдәни чараларга килүчеләр саны, план буенча 90 миллион булганда 120 миллион кеше тәшкил итте. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан ил күләмендә лидер төбәкләр өчлегенә керде.
“Башкортстан мәдәнияте бик күптөрле. Без республикада мәдәнияткә ярдәм итүнең баланслы системасын булдырдык, – диде Радий Хәбиров. – 5 ел эчендә без мәдәнияткә ярдәм итү өчен 62 миллиард сумнан артык акча юнәлттек. Биредә федераль финанслау өлеше дә зур”.
Гомумдәүләт проектларында катнашу
Башкортстанда “Мәдәният” гомумдәүләт проектын, федераль программаларны һәм өстенлекле проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Республикада мәдәни инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирелә. Меңләгән кеше яңа, модернизацияләнгән клубларга, кинозалларга, креатив киңлекләргә йөрү мөмкинлеге алды.
Узган елда авыл мәдәният учреждениеләренең һәм аларның хезмәткәрләренең 91 проекты, 19 коммерциягә карамаган оешма, 2 һәвәскәр иҗат коллективы дәүләт ярдәме алды. Барлыгы 5 ел эчендә 94 мәдәният объекты төзелгән һәм капиталь ремонтланган, 10 автоклуб сатып алынган.
Биш ел эчендә 7 яңа клуб һәм балалар сәнгать мәктәбе төзелде. 364 мәдәният учреждениесе заманча җиһазландырылган һәм модернизацияләнгән. 10 автоклуб сатып алынган, 16 модельле китапханә, яңа музей, ике креатив индустрия мәктәбе, 11 виртуаль концерт залы ачылган. 2019 елдан 2023 елга кадәр тармакның 8,3 мең хезмәткәре квалификацияләрен күтәргән. Ел саен республиканың 8 театры яңа спектакльләр куя.
Узган ел Башкортстанда 22 мәдәният объекты файдалануга тапшырылган, капиталь ремонтланган һәм реконструкцияләнгән. Яңа 2024 ел алдыннан Уфада “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында колачлы реконструкциядән соң Башкорт дәүләт курчак театрын ачу тантанасы булды. Учреждениене модернизацияләүгә ике ел элек керешкәннәр иде, барлыгы 1,38 миллиард сум бүлеп бирелгән. Курчак театрының 300 урынлык зур залында уникаль өч дәрәҗәле сәхнә куелды, бу театр труппасының булачак спектакльләрне оештыру мөмкинлекләрен киңәйтте. Реконструкциядән соң театр биналарының гомуми мәйданы ике тапкырга арткан – 2,5 мең квадрат метрдан 6,4 мең квадрат метрга кадәр.
– Башкортстан 14 гомумдәүләт проектында катнаша, алар кысаларында без үзебезнең төбәк проектларын гамәлгә ашырабыз. Алар мәгариф һәм сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт, экология, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру, эшкуарлыкны үстерү һәм башка өлкәләргә кагыла. Гомумән алганда, биш ел эчендә, 2019 елдан 2023 елга кадәр, республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 172 миллиард сум акча тотынылды, шул исәптән 116,7 миллиард сум – федераль бюджеттан, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы Грантлары
Ел саен мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә конкурс нигезендә Башкортстан Республикасы Башлыгының 3,6 миллион сум күләмендә гранты бирелә. Җиңүче 10 мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе – 150 мең сум, 5 иҗат коллективы 420 мең сум ала.
Грантларны гамәлгә ашыру чорында 46 коммерциягә карамаган оешма мәдәни проектларны гамәлгә ашыруга 77 миллион сумнан артык акча җәлеп иткән. Узган ел кинематографистлар беренче тапкыр 50 миллион сумлык грант ярдәме алды.
“Әлбәттә, без сезнең иҗатыгызны бүген аеруча актуаль темаларга, безнең махсус хәрби операция геройларына, тарихыбызга, традицион кыйммәтләребезгә багышлавыгызны телибез. Узган елдан Республика Башлыгының 50 миллион сум күләмендә гранты бирелә башлады. Үз ягыбыздан, без, әлбәттә, сезгә ярдәм итәчәкбез”, – диде кинематографистлар белән очрашуда Радий Хәбиров.
Зөһрә ИСЛАМОВА.