+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 август 2024, 15:20

Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә кемнәр дәгъва итә?

Конкурска җибәрелгән эшләргә карата фикерләр 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә кемнәр дәгъва итә?Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә кемнәр дәгъва итә?
Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә кемнәр дәгъва итә?

Башкортстанда Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә документлар кабул итү дәвам итә. Катнашуга киңкүләм мәгълүмат чараларының аерым вәкилләре һәм журналистлар коллективлары чакырыла. Узган елның сентябреннән бу елның августына кадәр бастырылган материаллар бәяләнәчәк, дип хәбәр иттеләр премия комиссиясендә.

Гаризаны агымдагы елның 1 сентябренә кадәр бирергә мөмкин. Быел җиңүчеләр 500әр мең сумлык өч премия алачак.

– Быелдан республика Башлыгы Радий Хәбиров карары белән премия күләме беренче мәртәбә берьюлы биш тапкыр - 500 мең сумга кадәр арттырылды. Бүләк, һичшиксез, – статуслы, абруйлы. Ул журналистларыбызны иҗади эзләнүгә һәм киләчәктә һөнәри үсешкә җитди этәргеч булыр дип ышанам, - диде Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Елена Арямнова.

Гаризаны түбәндәге ысуллар белән бирергә мөмкин:

- Башкортстан Журналистлар берлегенә түбәндәге адрес буенча: 450079, Уфа, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, оф. 111 (Матбугат йорты бинасының беренче катында). Телефоннар: 8 (347) 276-42-66, 8-917- 368-32-84;

- Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгына түбәндәге адрес буенча: Уфа, Киров ур., 45, 4 кат, каб. 420, телефон: (34-72) 18-07-73.

Тулырак мәгълүмат Республика матбугат агентлыгы сайтында, «Документлар» бүлегендә.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас