+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
30 август 2024, 17:50

"Евразия йөрәге" Уфа уртасында тибә!

Уфада «Евразия йөрәге» VIII халыкара сәнгать фестивале старт алды.



Ул «Торатау» Конгресс-холлы амфитеатрында үтә.

Быел open-air форматындагы традицион фестиваль сигезенче тапкыр уза. Ул Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүнең төп вакыйгаларының берсе булып тора һәм ике көн дәвам итәчәк. Шәһәрнең юбилее уңаеннан сәхнә янында - яңа бизәлеш. Фестивальнең беренче көнендә Уфа тамашачылары алдында күренекле һәм популяр башкаручылар чыгыш ясый.

Концерт программасын илебез эстрадасының популяр төркемнәренең берсе - «Pizza» һәм аның фронтмены, җырлар авторы һәм башкаручысы, Уфада туган Башкортстанның атказанган артисты Сергей Приказчиков ачты.

- Уфада мин һәрвакыт үземне имтихандагы укучы кебек хис итәм, аерым бер дулкынлану белән чыгыш ясыйм. Уфа урамнарының барысы да мине кечкенә чагымнан белә. Сәхнәгә монда мин "ялангач" килеш чыгам, бернинди битлек тә юк. Минем өчен иң әһәмиятле урын – Уфаның Октябрь проспекты һәм мин хип-хоп ишеткән Урыс драмтеатры, - диде Сергей Приказчиков журналистлар белән очрашуда.

Җырчыны уфалылар яратып һәм көтеп алулары тамашачыларның дәррәү кул чабуларыннан һәм аны игълан итү белән йөзәрләгән кешенең телефоннарын алып, видеога төшерүеннән һәм аның һәр җырына бөтен мәйдан кушылып җырлавыннан күренеп тора иде.

Фестивальдә катнашучыларның тагын берсе - үзенчәлекле «Бишбармак» оркестры. Аның репертуарында классикадан алып, заманча жанрлардагы 40тан артык җыр һәм композиция бар, кайбер җырлары хитка әйләнгән (»Алга", "Башкортстанның баш каласы" һ.б.).

«Евразия йөрәге» тамашачыларына үз иҗатларын Русия эстрадасы йолдызлары Ваня Дмитриенко, Алексей Воробьев, шулай ук «HARIZMA» бойс-бэнды - 2023 елда Минск шәһәренең яшьләр эстрада театры базасында оештырылган Белоруссия төркеме бүләк итәчәк. Катнашучылар составы: Никита Костюкевич, Владислав Сазонов, Артем Пинчук, Кирилл Кучинский. Фестивальнең беренче көнендә алтмыш меңгә якын тамашачы катнашты. 

«Евразия йөрәге» фестивале үзенең тарихын 2012 елдан алып бара, ул вакытта музыкаль вакыйга Русия халыкларының заманча сәнгате форумы буларак узды. 2016 елның маенда open-air форматында «Евразия йөрәге» беренче Халыкара сәнгать фестивале буларак узды. Фестиваль барышында анда 18 илдән, Русиянең 24 төбәгеннән вокалистлар һәм музыкантлар катнашты.

Фото: Зөһрә Исламова

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас