+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
31 август 2024, 09:20

Уфа Донецк һәм Луганскидан искиткеч бүләкләр алды

Бүген республика башкаласында Донецк һәм Луганскидан шәһәрнең 450 еллыгына бүләк булган ике скульптураны ачу тантанасы булды. Анда Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев, Донецк хакимияте башлыгы Алексей Кулемзин һәм Луганск хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Яна Пащенко катнаштылар.  

Уфа Донецк һәм Луганскидан искиткеч бүләкләр алдыУфа Донецк һәм Луганскидан искиткеч бүләкләр алды
Уфа Донецк һәм Луганскидан искиткеч бүләкләр алды

- Бәйрәмне безнең белән Алексей Кулемзин һәм Яна Пащенконың уртаклашуы бик шатлыклы. Безнең өчен бу - зур мәртәбә. Алар Уфага искиткеч бүләкләр алып килгән. Скульптура композицияләрен Җиңү паркында Хәрби дан музее янәшәсендә урнаштырдык. Чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Без хезмәттәшлеккә һәрвакыт шат, алга таба да бер-беребезгә ярдәм итәчәкбез, - дип билгеләде Ратмир Мәүлиев.

«Кованые розы» композициясе 155 калибрлы снаряд гильзасыннан шытып чыккан биш розадан торучы чәчәк бәйләменнән гыйбарәт. Фигура нигезендә солдат каскасы һәм пулемет урнаштырылган. Скульптураны сугыш кырында һәлак булган солдатлар истәлегенә югарыга караган торналар уратып ала. Авторның идеясе сугыштан тынычлыкка юлны гәүдәләндерә.

«Рыцарь» скульптурасы Уфа халкына Луганскидан бүләк ителде. Осталар тарафыннан булдырылган бу әсәр шәһәрләр арасындагы үзара ихтирамга, ярдәмләшүгә, намуска һәм абруйга нигезләнгән мөнәсәбәтләрнең үсешен гәүдәләндерә.

Тантана кысаларында мэр һәм мәртәбәле кунаклар мәңгелек утка чәчәкләр салды.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас