-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
2 сентябрь 2024, 07:45

"Хатаны төзәтергә кирәклеген аңладым"

Җырчы Марат Яруллин күңелсез хәлгә тарыган.

"Хатаны төзәтергә кирәклеген аңладым"
"Хатаны төзәтергә кирәклеген аңладым"
Ул концерт куярга барган булган. Бу хакта җырчы Телеграм-каналда сөйли.

«Ярты юлда машинаның «аварийкалары» кабынды һәм сигнализация кычкыра башлады. Туктап, бу хатаны төзәтергә кирәклеген аңладым. Миңа кирәкле борылышка 100 метр калгач, машина үзеннән-үзе сүнде һәм кабынмый. Артымда «бөке» җыелды. Машинадан чыккач, ишекләр бикләнде, ә ачкыч эчтә калды.

Машинаның сигнализациясе кычкыра, ачкыч юк, телефон юньләп тотмый, машинаны урыныннан кузгатып булмый. Дусларга шалтыратып, бу проблеманы хәл итәргә тырыштым, әмма килеп чыкмады. Машинаның тәрәзәсен ватарга булдым. Алай да моңа бик күп вакыт үтте. Яхшы кешеләр дә бар бу дөньяда, юлда туктап ярдәм иткән Ренатка рәхмәт. Чын кеше, мине коткарды. Рәхмәт, брат!

Тәрәзә ватык, әмма машина кабынды, барысы да яхшы», – дип сөйли Марат.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: