+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
3 сентябрь , 11:40

Алар хәзер атказанган!

Берьюлы өч җырчы мактаулы исемгә лаек булган.  Кемнәр дисезме?

Алар хәзер атказанган!
Алар хәзер атказанган!
 Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина һәм Ранис Габбазовка "Татарстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хакта Ваһапов фонды хәбәр итә.

«Каршы алыгыз! Сезнең алдыгызда - Татарстанның атказанган артистлары! Чын күңелдән котлыйбыз! Котлауларга сез дә кушылыгыз! Бүләкләү тантанасы 16 сентябрьдә Ваһапов фестиваленең юбилей гала-концертында булачак», – дип хәбәр итәләр Фондның социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Ура! Күптән көттем! Әфарин, Рифат Әхмәтович! Тырышлыкларыгыз бушка китмәде, нәтиҗәләре әнә нинди җимешле. Алга, шәп!» – дип котлый яшьләрне  композитор Зифа Нагаева.

«Барыгызны да хөрмәт итәбез. Алга таба да уңышлар!»

 «Иҗатыгыз гөрләп барсын. Яңа уңышлар! Сез мактаулы исемнәргә бик лаек. Дәвамлы булсын, тамашачыларыгыз күп булсын. Бәхеткә күмелеп яшәгез», – дип котлый җырчыларны башкалар да.

Чыннан да, лаеклы, шәп җырчылар бит! Килешәсезме? 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: