Әлеге чарага ике республиканың да күренекле әдәбият, сәнгать әһелләре җыелды. Кунакларны ачык йөз, җыр-биюләр белән каршы алдылар. Гомумән, әлеге тантана Башкортстан белән Татарстанны берләштерүче мөһим вакыйга булды, Шәммәт ике республиканың әдәбияты һәм сәнгате, мәдәнияте үзәгенә әверелде...
Җыелучылар алдында чыгыш ясап, Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин болай диде: “Роберт Мөгаллим улы туган авылында музей булдыру турында һәрвакыт хыяллана иде. Һәм аның хыялы якыннары һәм дуслары тырышлыгы белән чынга ашты. Ул үз халкының чын патриоты иде, үзенең кече ватанын һәм туган телен, туган халкын яратты. Гомеренең күп өлешен Татарстанда уздыруына карамастан, туган җиреннән аерылмады, аның гүзәллеген, халык күңеленең матурлыгын йөрәк түрендә саклап иҗат итте. “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында без Шәммәт авылындагы клубка капиталь ремонт ясадык. Без бинаның фасадын яңарттык, идәннәрне алмаштырдык, җылыту системасын газга күчердек, яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куйдык, яңа җиһазлар һәм сәхнә костюмнары сатып алдык, территорияне асфальтладык. Бик күпләрнең тырышлыгы белән музей булдыра алдык. Музей Роберт Мөгаллим улының шәхси әйберләре һәм заманча техника белән җиһазландырылган. Монда аның иҗатын тыңларга һәм карарга мөмкин. Үзе исән чакта фондын формалаштыра башлаган китапханә – авыл халкы өчен зур бүләк ул”.
Әле Роберт Миңнуллин үзе исән чакта ук, туганнары белән киңәшләшеп, мәктәпнең ике бүлмәсендә ремонт эшләрен башлап җибәрә. Музей урнашкан бина элек мәктәп булган. Кайчандыр зур бакча эчендә утырган бинада кечкенә Роберт башлангыч белем алган. Ә хәзер бирегә килүчеләрне шагыйрь үзе сәламләп каршылый. Авылда балалар саны кимү сәбәпле ябылган мәктәп яңадан мәдәни үзәк булып ишекләрен ачты. Биредә Роберт Миңнуллинга багышланган интерактив музей да, бай китапханә дә бар.
Роберт Миңнуллинның энесе Ким Мөгаллим улы, шагыйрь мәрхүм булганнан соң биредә бюст урнаштырырга уйладык, диде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов хуплавы һәм ярдәме белән бюст барлыкка килә.
Бюстны скульптор Тимофей Тюрин иҗат итә. Сөйкемле дә, уйчан да карашлы Роберт Миңнуллинның сыны Шәммәткә кайтты.
Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова туган ягын сагынып, аны зурлаган Роберт Миңнуллинның тормышта да кешеләргә хөрмәтле, ихтирамлы булуын ассызыклады. Әлеге үзәктә җырлар, биюләр, әдәби кичәләр тынып тормасын, дип теләде.
Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Башкортстан Язучылар берлеге җитәкчесе Айгиз Бикмөхәммәтов шәхсән Роберт Миңнуллин белән бәйле истәлекле вакыйгаларны телгә алдылар. Шагыйрьнең нинди булуын беләсең килсә, аның туган җирен барып күр, диделәр.
Клара ханым Миңнуллина әлеге очрашуга ире Робертның рухын шатландырып килгән халыкка, авылдашларга, хөкүмәт җитәкчеләренә, музейны, бюстны төзүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.
– Роберт дусларын кунакка чакырырга бик ярата иде. Юбилей саен ике республиканың язучыларын, шагыйрьләрен бергә җыйды. 50, 60, 70 яшьлек юбилейларын зурлап үткәрде. Сабантуйлар оештырды. Быелгы бәйрәмне үзеннән башка гына уздырабыз. Роберт ике тугандаш республиканы тоташтыручы күпер булды. Ул әлеге миссиясен вафатыннан соң да дәвам итә. Иремне зурлаганнарыгыз өчен һәммәгезгә дә рәхмәт! – диде Клара ханым.
Татарстан Республикасының халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, публицист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинга, әгәр исән булса, быел 76 яшь тулган булыр иде, ул 2020 елда каты авырудан вафат булды.
Бәйрәм чарасында Илеш районы мәдәният хезмәткәрләре якташларының сүзләренә язылган бик күп җырлар башкарды, шигырьләрен сөйләде. Тантана кунаклары, һәр чыгыш ясаучыга кушылып, яраткан җырларын көйләде.
Нәкъ Роберт абыйның үзе язганча, әле аның чоры үтмәгән, бетмәгән:
Калыр миннән тик әйбәтлек,
Калыр, бәлки, җырым.
Тимәгәндер, бетмәгәндер
Әле минем чорым!
Идрис Сәетгалиев,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.