Ул «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында модернизацияләнде. Бу бинада музыка колледжы урнашкан.
- Октябрьский музыка колледжы капиталь ремонттан соң бөтенләй яңа төс алды. Аны шактый озак эшләделәр, чөнки бу - коточкыч хәлдә булган мәдәни мирас объекты. Яңартуга 275 миллион сум керткәннәр. Төзүчеләр дә үз эшләрен яхшы башкарды. Уку йортында, мин әйткәнчә, республиканың музыкаль элитасы формалаша. Чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе соңыннан район һәм шәһәр мәдәният йортларында эшли, күбесе Уфа дәүләт сәнгать институтында укуын дәвам итә. Һәм менә монда чынлыкта безнең искиткеч шедеврлар, талантлы балалар туа, - диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Иң мөһиме, колледжларыбызның уку корпусларын, остаханәләрен һәм тулай торакларын тәртипкә китерү белән аларда шундук конкурс арта.
Фото: glavarb.ru