Ул үзенең татар биюен нәкъ бездәгечә, башкорт биюендәге сыгылмалылык белән башкарган видеосын тапкан.
«Әлеге видеоязмага 27 ел. Миңа 17 яшь, улым Аяздан да яшьрәкмен. Чаллы педагогика институтының «Студентлар язы» фестивале. Мин элек, гомумән, конферансье һөнәреннән ерак идем. Мәктәптә бию түгәрәгенә йөргәнлектән, без мәктәп белән биедек. Әлеге көн, әлеге бию язмышымда мөһим роль башкарды, дисәм дә ялгыш булмас. Шушы концерттан соң мине берничә көннән декан чакыртып алачак һәм, «Азат Тимершәех төркеменә биюче кирәк» дип, уку белән беррәттән эшләргә тәкъдим итәчәк. Баксаң, минем бу чыгышымны Азат Тимершәехнең хатыны Рәмзия апа күреп алган икән. Ул институтта китапханәче булып эшли иде. Әнә шулай итеп, мин беренче тапкыр зур сәхнәгә аяк бастым. 5 ел дәвамында Азат абый төркемендә биюче булып эшләдем. Концертларда Салават абый белән еш очрашырга туры килә иде, белә, таный иде. Казанга килгәч тә, иң беренче ярдәм кулы сузган кеше Салават абый булды. Бу тарихны беләсез инде. Шушы биюдән башлана Зәмирә Рәҗәпованың татар сәнгатендәге язмышы.
Кичә бу язма кулга килеп кергәч, мөгаен, гомеремдә беренче тапкыр, мин «яшьлекне сагыну» дигән тойгыны кичергәнмендер. Әгәр дә миңа ул вакытта булачак иремә нибары 12 яшь икәнлеген әйткән булсалар, кычкырып көләр һәм ышанмас идем», – дип яза танылган алып баручы социаль челтәрдә.