+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
9 сентябрь , 07:30

"Бала әтисеннән дә курыкмагач..."

Фирдүс Тямаев хәзер өч бала әтисе. Ничегрәк тәрбияли ул аларны?  

"Бала әтисеннән дә курыкмагач..."
"Бала әтисеннән дә курыкмагач..."
  "Син нинди әти?" - дигән сорауга җырчы түбәндәгечә җавап биргән.

"– Усал. Таләпчән. Йомшак. Малайлар мине сагыналар, уйныйлар, ләкин киреләнгән чакларында каеш та эләгергә мөмкин. Бала әтисеннән дә курыкмагач, ничек була инде ул? Бүген аларның бөтен әйбере бар. Ә үскәч бит бик авыр булачак. Шуңа күрә улларымның чын ир-ат булып үсүләрен телим.
 
Мин балаларны орышканда, Резидә эндәшми, чөнки беребез шелтәләгәндә, икенчебез якласа, баланы аеру була. Хатын-кызны чәчәк кебек кадерләргә, яратырга кирәк. Ә ир-ат чәчәк түгел. Ул гаиләдә дә, тормышта да үз тәртибен урнаштырып, барысын да матур гына алып барырга тиеш".

Җырчы белән килешәсезме?

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: