Бу уңайдан 14 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә Уфаның Ленин урамындагы 26нчы йортта "Китап" кибете ачылуга багышланган балалар чарасы үтә.
Башкортстанның атказанган артисты Шаһит Хамматов белән "Әкият илендә" дип исемләнгән балалар программасында нәшриятның яшь дусларын бүләкләр, уеннар һәм яхшы кәеф көтә.
Бу көнне һәркем бүләк ота торган лотерея уйнатылачак, 1000 сумнан башлап сатып алучыларга ташламалы купон бирелә.