+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 сентябрь 2024, 05:50

Һәр мизгелгә тулы бер чор сыйган!

Башкортстанның халык рәссамы Рамил Килмәмәтовның тууына 75 ел

Һәр мизгелгә тулы бер чор сыйган!Һәр мизгелгә тулы бер чор сыйган!
Һәр мизгелгә тулы бер чор сыйган!


Башкортстанның һәм Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның иң чагу фоторәссамнарының берсе иде ул.
Аның иҗаты – Башкортстан фотосәнгатендә тулы бер чор. Ул Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә күпсанлы күргәзмәләрдә катнашты. Илнең Фоторәссамнар берлеген булдыручыларның берсе. Республика Фоторәссамнар берлеген оештыручы һәм җитәкчесе (1992-2004 еллар), 2019 елның апреленә кадәр – Русия Фоторәссамнар берлеге сәркатибе булды. “Агыйдел” республика кинофотоклубын оештыручы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе дә (1976-2019 еллар).

Аның исеме һәм эшләре республикада гына түгел, аннан еракларда да, шулай ук, АКШ, Франция, Италия, Германия, Швейцария, Төркия, Иран, Азәрбайҗан кебек чит илләрдә дә билгеле. Фото эшләре Париж, Лондон, Барселона, Лос-Анджелесның хәзерге заман сәнгате музейлары фондларында, Русиянең Мәдәният министрлыгы һәм Фоторәссамнар берлеге сәнгать галереяларында, республика Милли музеенда һәм Дәүләт архивында, шулай ук, үзебездәге һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.
Рамил Килмәмәтовның фидакарь иҗади хезмәте үз вакытында һәрчак югары бәясен дә алып килде. 30 яшендә үк ул СССР Мәдәният министрлыгының мактау билгесе белән бүләкләнгән. Иҗаттагы казанышлары, Башкортстан һәм Русия фотосәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен 1981-82 елларда СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медальләре белән билгеләнгән. Ул Армавирда һәм Болгариядә узган Халыкара фотокүргәзмәләрнең – алтын медальләре, Испаниядәге “Европа” фотосалонының – көмеш һәм бронза медальләре, Курскида оештырылган “Русия – туган йортыбыз” Бөтенрусия фото­күргәзмәсенең Гран-прие һәм беренче премиясе иясе. Аңа берничә тапкыр “Башкорт­станның иң яхшы фотографы” исеме бирелгән.
“ЮНЕСКОның мәдәни мирасы. Цивили­зацияләр диалогы” акциясе чикләрендә Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлап Минск, Страсбург, Берлин, Париж, Лионда “Фронтовиклар, орденнарыгызны тагыгыз!” шәхси фотокүр­гәзмәсен оештырган һәм үткәргән өчен 2005 елда ЮНЕСКО дипломы белән бүләкләнгән. Төрле илләр фотографлары арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәл­телгән халыкара проектларны уңышлы гамәлгә ашырган өчен 2010 елда аңа, шулай ук, диплом тапшырылган.
Республикада фото сәнгатен үстерүгә һәм пропагандалауга зур өлеш керткән өчен Рамил Килмәмәтовка 1990 елда – “БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре”, 2007 елда – “Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре” исемнәре, 2010 елда – Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе, 2014 елда “Башкортстан Республикасының халык рәссамы” мактаулы исеме бирелгән.
Рамил Килмәмәтов “Мин сезне яратам”, “Башкортстан минем йөрәгемдә”, “Башкортстан – туган йортым”, “Башкортстан минем күңелемдә” дигән китап-фотоальбомнар чыгарды. Соңгы елларда үзенең иң яхшы фотоәсәрләреннән “Башкорт атлары турында җыр”, “Сабантуй”, “Миңа якын җир”, “ЕврАзия иле”, “Җиңү солдатлары” һәм башка тематик цикллар булдырды, алар республика һәм ил фотосәнгатенең алтын фондына керде. Дөньяның 40 илендә шәхси күргәзмәләре булып үткән. 1990 елдан башлап аның “Табигать. Кеше. Мәдәният” дип аталган Халыкара фоторәссамнар акциясе проекты уңышлы эшли. Анда Русия, БДБ, ШОС, БРИКС, Тюрксой илләренең иң яхшы фоторәссамнары катнаша.
Рамил Килмәмәтовның балачагы, аның фотосурәт белән мавыга башлавы турында Фәндидә Харрасова болай яза: “Каргалы авылы егете ул. Ә инде бу авыл дөньяга аксөяк морзалар төяге буларак мәгълүм. Әмма асыл затлар да шул ук гади крестьяндай көн күргән. Сугыш гарасаты да, асыл затлар авылы бу дип, урап үтмәгән. Ул вакытта яше дә, карты да илне якларга алынган.
Килмәмәтовлар гаиләсе сугыш башланганда Кемерово шәһәрендә, шахта рудникларында эшләгән була. Ире Исмәгыйль сугышка алынгач, аны забойда хатыны Мәрзия алмаштыра. Шунда өстенә җир убылып, бик каты имгәнә. Исән җире дә калмаган хатынның сөлдәсен хирург­лар, тегеп һәм ямап дигәндәй, яңадан җыя.
Сугыш тәмамлангач кына Каргалыга кайталар. Күп тә үтми уллары Рамил туа, аннары ике кыз бала бер-бер артлы дөньяга килә. Әнисе, имгәнүе аркасында өй эшләренә ярамагач, мичәүгә инде кул арасына керә башлаган Рамил җигелә. Керен дә юа, идәнен дә. Шәһәрдән су ташырга бизәкле чиләкләр алып кайтып бирәләр үзенә. Көянтәләп судан кайтып килгәнен күреп: “Әнә, Мәрзия апаның кызы судан кайта”, – дип көлүчеләр дә табыла. Башка берәү булса, гарьләнеп кул селтәр, бәләкәч сеңелләрен эшләтеп бимазалар иде. Юк, ул алай булдыра алмый, башка салышыр кеше юк. Әтисе тимер юлында эштә. Алы юк, ялы юк, гаиләсенең тамагын туйдырырга тырыша. Йорт-курадагы мәшәкатьләр үзеннән-үзе шулай өлкән бала җилкәсенә өелә.
Үсмер чак бит, урамга чыкмый ничек түзәсең? Хәтерли генә алмый ул, яшьтәшләре белән берәр онытылып китеп уйнаганы булдымы икән? Уен бүленсә бүленә, тик әнисенең кайтып хәлен белми ярамый. Аягөсте таң аттырып йөрер вакытлары да җитә егетнең. “Мин, башкалар кебек, кызлар озатып, капка төбе саклап йөрмәдем, – дип көлә Рамил. – Авыру әнине озакка калдырмаганымны белеп, кызлар мине үзләре өйгә кадәр китереп куя иде”.
Көнчелләре “әнисе малае” дигән кушамат та ябыштырып куя үзенә. Әмма олыраклар йомшак табигатьле, игелекле егетне һәрвакыт үрнәккә куя торган була. Әнисе Мәрзия апа бик хисчән, сизгер күңелле, хәстәрлекле ана булгандыр, мөгаен. Бу сыйфатлар барысы да Рамилдә кабатлана.
Күңеленә салынган әнә шул ана башлангычы дөньяга күңел күзе белән багарга, тоемлау сәләтен үстерергә ярдәмләшкәндер дә инде Рамилгә. Сәнгатькә дә аны шул күңел тоемлавы алып килгәндер. 12 яшеннән үк фотосурәт белән мавыга башлый ул. Әти-әнисе улларына “Мир” фотоаппараты алып бирә. Укытучысы Ратмир Якиев үсмернең мавыгуын хуплый, аны фото эше белән кызыксындыра төшә. Рамил Ратмир абыйсын үзенең тәүге укытучысы дип исәпли. Икенче укытучысы Григорий Бронштейн (“Нур” фотоберләшмәсендә эшләгәндә) бу һөнәрнең үзенчәлекләренә төшендерә. Ә образлы, нәфис фоторәсем дөньясына аны Давид Гальперин җитәкләп алып керә. Аннан соң – Тубыл мәдәният-мәгърифәт училищесы.
Диплом алгач, Рамилне Мәскәү Мәдәният институтына, профессор Борис Нащекинның режиссерлык остаханәсенә эшкә чакыралар. Эш дәверендә, Русия һәм Халыкара кино һәм фотоконкурсларда катнашып, югары бәһа ала аның эшләре. Әмма вакыт фотограф һөнәренә өстенлек биреп, Рамилне үз кыйбласына кире кайтара. Егерме дүрт ел эшли ул шушы даирәдә.
Үз эшенең остасы, күпләр өчен остаз. 1992 елда оештырылган Халыкара фотокруизда фототәнкыйтьче, “Кодак” фирмасының Европа бүлеге консультанты Дэвид Кэмпэл, Рамилнең эшләрен бәһаләп, “Мистер күзләр” (“Мистер глаза”) дип атый. Аның башкалар күрә алмаганны чагылдыра белүенә ишарә, һөнәрманның күңел күзләренә мәдхия бу.
Туган җиребезгә, гүзәл Башкортстаныбызга соклану, ярату хисе белән сугарылган аның иҗаты. Ә мондый иҗат, күңелнең иң түренә үтеп, кешелеклелек хисләре уята, гомер дигән мизгелнең кадерен арттыра”.
Кеше китә, җыры кала, диләр. Туган төяген, туган җирен, халкын, кешеләрне бар йөрәге белән сөйгән Рамил Килмәмәтовның җыры әле булса безнең күңелләрдә чыңлый!

Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас