Яшьләр симфоник оркестры БДБ илләре-катнашучыларының дәүләтара гуманитар хезмәттәшлек фонды башлангычы белән оештырылган. Оркестр беренче тапкыр 2007 елның ноябрендә Казахстан башкаласы Астанада БДБ илләре иҗади һәм фәнни интеллигенциясенең II Форумына багышланган концертта катнашу өчен җыелды. Концерт программасына Русиянең, Казахстанның һәм Татарстанның халык артисты Фуат Мансуров дирижерлык итте.
БДБ Яшьләр симфоник оркестры чыгышларының географиясе ел саен киңәя бара — Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан, Беларусь һәм Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан, Төркмәнстан. Оркестрның концертлары Нью-Йоркта БМО Генераль Ассамблеясе залында һәм Парижда ЮНЕСКО Штаб-фатирында узды.
Оркестр белән төрле илләрдән килгән әйдәп баручы дирижерлар – Ю .Симонов, М. Горенштейн, В. Спиваков, Р. Осмоналиев, А. Кабдурахманов, В. Вәлиев һәм Бердәмлекнең башка бик күп күренекле музыкантлары эшләде.
2019 елдан оркестр белән Русиянең халык артисты, «Бердәмлек йолдызлары» премиясе лауреаты Сергей Скрипка җитәкчелек итә. Маэстро белән бергә дирижер пультына Башкортстанның халык артисты, Башкортстан дәүләт академия симфоник оркестрының баш дирижеры Дмитрий Крюков, Төркмәнстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Рәсүл Клычев, Жуков симфоник оркестры дирижеры Константин Науменко һәм Азәрбайҗан дирижеры Мортуза Бюльбюль басачак.
Бу көннәрдә Башкортстан Дәүләт оркестры белән кушылачак Яшьләр симфоник оркестры составына, гадәттәгечә, Бердәмлек илләренең яшь музыкантлары, абруйлы музыкаль конкурсларда җиңүчеләр керде. Аларның Уфадагы концерт программасына Русия һәм чит ил композиторларының популяр классик музыка әсәрләре кертелгән.