+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 сентябрь 2024, 09:10

“Китап” яңа кибет ача!

Бу шимбәдә, 14 сентябрьдә, Уфада «Китап» нәшриятының яңа китап кибете ачылачак.  

“Китап” яңа кибет ача!“Китап” яңа кибет ача!
“Китап” яңа кибет ача!

Кибет Ленин урамы, 26 адресы буенча урнашкан. Барлык теләүчеләр дә ачылу тантанасына чакырыла.

Программада — беренче сатып алучылар өчен махсус тәкъдимнәр һәм бүләкләр уйнату.
Ачылу көнендә үк бөтен ассортиментка ташламалар гамәлдә булачак.
Килүчеләрне бүләкләр, уеннар һәм яхшы кәеф көтә.

13.00 сәгатьтә «Әкиятләр илендә» мавыктыргыч чарасы башлана. Яшь кунакларга китапларны Башкортстанның атказанган артисты Шаһит Хамматов укыячак.

«Китап» фирма кибете авторлар һәм нәшриятлар өчен платформа биреп, республикабызның мәдәниятенә һәм әдәбиятына ярдәм итәргә тиеш. Ул төрле яшьтәге укучыларны җәлеп итү үзәгенә, шулай ук төрле мәдәни вакыйгаларны оештыру урынына әвереләчәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас