Илмира Нәгыймова тагын яңа машина алган. Шатлыклы хәбәрен ул социаль челтәрләрдә җиткерә.
"Аллага шөкер, менә шуның кадәр акча җыйдым һәм киттем командам өчен машина алырга.
Үзем белән горурланам. Беркем дә «мә» дип китереп бирмәде. Үзем!
Машинаны инде учетка да куйдык. Завод тонировкасын салдырырга кызганыч. Әмма: «Салдырыгыз, ярамый», – диделәр.
Хәзер бөтен командабыз белән бер автомобильдә йөриячәкбез", – дигән ул.
Илмира узган ел гына үзенә дә яңа машина сатып алган иде. Булдырган кешенең эше.Маладис дими, ни дисең инде.