Бүген ул бертуган энесен махсус хәрби операциягә озата икән.
«Энемне СВОга алып китәләр. Исән-сау гына әйләнеп кайтсын», – дип җиткерде бу күңелсез хәбәрне җырчы.
Ильмира Нәгыймова биш балалы гаиләдә үскән. Аның апасы фаҗигале төстә һәлак булган, абыйсы коронавирустан 36 яшендә үлгән. Ильмираның сеңлесе һәм энесе бар.