Эльнара Уразмәтова Бүздәк районының Сабай авылында туып үскән. Әтисе Зиннур Хаҗиәхмәтов оста гармунчы, алып баручы булып танылса, әнисе Эльвира Хаҗиәхмәтованы моңлы җырчы дип беләләр. Менә шундый җыр-моң яраткан гаиләдә тәрбияләнгән кыз да халкыбызның гореф-гадәтләренә, җыр-моңга, биюгә гашыйк булып үсә.
Мәктәптән соң Эльнара БДУның татар-урыс бүлегенә укырга керә. Һәрьяклап актив кызны уку йортында узган чараларның берсенә алып баручы итеп куялар.
– Чарага әзерләнгәндә күлмәгемне киеп карадым һәм тулы образ өчен калфак җитмәвен аңладым. Бу миңа этәргеч булды һәм шунда беренче калфагымны тектем. Кул эшемне яратып кабул иттеләр, ә инде үзем теккәнне белгәч, заказлар бирә башладылар. Шулай итеп, калфак, билбау, изүләр тегү, төрле милли сувенирлар ясау яраткан шөгылемә әйләнде, – ди Эльнара Уразмәтова.
Эльнараның тагын бер яраткан шөгыле бар – бии ул. Татар эстрадасы артистлары төркемнәрендә биюче булып, гастрольләрдә дә йөргән. Сәхнә костюмнарын да үзе уйлап таба, бизи.
– Кул эшләремне дөньяның теләсә кайсы почмагына җибәрәм. Калфак, түбәтәй, яки башка эшләрем булсынмы, аларга соклану, рәхмәт сүзләре ишетү минем өчен сәхнәдә алган алкышларга тиң, – ди Эльнара.
Яраткан шөгыле аша кешеләр күңеленә матурлык өләшүче Эльнара һәр кул эшенә йөрәк җылысын салып, яратып эшләгәнгә күрә, эшләнмәләре дә күз явын алырлык!
Зөһрә ИСЛАМОВА.