Республикабызда 164 милләт вәкилләре яши. Аларның һәркайсының үз тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар.
Милли костюм – ул кием генә түгел, ә халык турында сөйли торган зур тарих та. Ул, милли үзенчәлекнең ачык “индикаторы” буларак, рухи-мәдәни мирасны саклап калырга ярдәм итә.
"Кызыл таң"чылар да Милли костюм көненә багышланган флешмобка кушыла.
Фото: Динар Кәлимуллин